Йортның тышкы күренешеннән, төзеклегеннән, чисталык-пөхтәлегеннән биредә кем яшәгәнлеген билгеләргә мөмкин. Флүрә белән Равил Фәтхетдиновларның йорты да алар белән танышканга кадәр күп нәрсә турында сөйләде.
Тәрәзә йөзлекләренә чагу бизәкләр төшерелгән, якты, нурлы йорт, уңган хуҗабикә бәйләгән берсеннән-берсе матур кул эшләре тик соклану хисләре генә уята. Ә инде ачык йөзле, изге күңелле хуҗалар белән очрашкач, бар дөньябызны оныттык. Сый-нигъмәттән сыгылып торган табын артында хуш исле бал, кайнатмалар белән чәй эчкәнебезне, фикер алышып, аралашып ике сәгать вакыт үткәнен сизми дә калганбыз.
Равил Ахунҗан улының балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы чор сабыйларыныкы кебек авыр була.
— 1941 елда тудым, шулай булгач,ул каһәрле еллардагы михнәтләр турында бик күп сөйли алмыйм. Җиләк җыеп, Тюйск авылында сатып, шул акчага ашарга ала идек, — дип хәтер йомгагын сүтте Равил абый.
— Миңа азрак җиңелгәрәк туры килде, чөнки гаиләдә бердәнбер бала үстем. Әтием сугышка китеп, яу яланында батырларча һәлак булды. Әнием һәм дәү әнием тәрбиясендә үстем. Барысы белән беррәттән колхоз эшләренә чыктым, — дип сөйли Флүрә апа.
Фәтхетдиновларның гаилә корулары да хәйран калдырды. Камчаткада өч ел хезмәт иткәннән соң, җәйге матур бер кичтә Равил Ахунҗан улы дуслары белән Урманкүл авылы клубына бара һәм булачак тормыш иптәше Флүрә Мөхәмәтнур кызын очрата.
— Сылу, гүзәл кәләшемне өйгә алып кайтыр өчен рәистән “Москвич” машинасын сорап тордым. Менә көз көне бер-беребезгә кирәк-терәк булып яшәвебезгә 53 ел тула, Аллаһы боерса, — диде Равил абый аеруча бер җылы караш белән.
Фәтхетдиновларның тормыш юлы хезмәттә үтә: колхозда эшлиләр, балалар үстерәләр, шәхси ярдәмче хуҗалык та тоталар. Хәзер инде Нефтекама шәһәрендә яшәүче кызлары Рәйсә, Минзәлия уллары Рифкать кайтып, әти-әниләренә ярдәмләшеп торалар. Эш аеруча бал кортларын чыгарганда һәм бал суыртканда кайный, ә «нечкә билләр» аларда 40 баш исәпләнә.
Флүрә апа зирәк, сөекле тормыш иптәше һәм әни, уңган хуҗабикә икән, Равил абыйның да кулыннан килмәгән эше юк. Ул туган авылындагы мәктәп, йортлар төзелешендә актив катнаша. Бу кәсепкә улын да өйрәтә, өйләрен бергә күтәрәләр.
— Оныкларыбыз, туруннарыбыз кунакка кайткан вакытта өебез җанлана, ямьләнә, бездә яшәүгә көч-дәрт арта. Аллаһыга шөкер, тәрбияле, хезмәт сөючән балалар үстердек, хәзер инде яшь буынны тәрбияләүгә дә өлеш кертәсебез килә, — дип киләчәккә өметләре һәм планнары белән уртаклашты Фәтхетдиновлар.