Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
23 апрель 2018, 18:15

Туган җирдә яшәү, эшләүгә ни җитә?

Элек-электән җир кешене туйдырган, “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкаль дә юкка гына әйтелмәгән бит.

Элек-электән җир кешене туйдырган, “Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың” дигән мәкаль дә юкка гына әйтелмәгән бит.

— Бай табигатебез кеше яшәеше өчен барысын да булдырган, бүләк иткән, тик аңа сакчыл карашта булырга гына кирәк, — ди Янкисәк авылыннан Әлтаф Мөхәмәтдинов. Тормыш иптәше Илүзә белән чын бәхетләрен туган җирләрендә табалар: икесе дә авылда туып-үсә, бер-берсенә гашыйк булып, гаилә кора. Аларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур: тугыз савым сыерының яртысы бозаулаган, бозаулар өчен җылы урын бар, ә кышлаган малларны күбрәк тышта асрыйлар.

Бозаулар имезеп асрала, шуңа да көр, симез, сәламәт булып үсәләр.

Печән хәзерләү һәм мал көтүләү өчен авылда проблема юк: тирә-якта яшел үләнле болын-кырлар, саф сулы чишмәләр.

Әйткәндәй, Мөхәмәтдиновлар гаиләсе матур, могҗизалы урында яши: бакча артында гына чылтырап чишмә ага, биек булмаган калкулыкларда җиләк, гөмбәләр үсә.

Тырыш гаилә бал кортлары да тота, җәйләрен каз, үрдәк алып үстерә, шулай ук дуңгыз да асрый.

10 сыйныфта белем алган уллары Илдар йорт куяннары карый, алар өчен шартлар да тудырган. Әлегә озын колакларның саны 10 баш исәпләнә.

Өлкәннәре Айдар әлеге вакытта армия сафында хезмәт итә. Кызлары Азалия 3 сыйныфта укый, әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе. Булдыклы гаилә хуҗалык эшләрен һәрвакыт киңәшләшеп бергә башкара.

Әлтаф “Беларусь” тракторында авылдашларына да ярдәм итә, моның өчен аның кирәк-яраклары бар.

Менә шулай, хезмәт сөючән Мөхәмәтдиновлар гаиләсе туган җирләрендә тормыштан ямь һәм тәм табып гомер кичерә.
Читайте нас: