Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
23 апрель 2018, 18:03

Бал кортларыдай уңганнар

Безне ачык, нурлы йөзле, ягымлы тавышлы Мәдәния һәм Мөдәрис Нуровпар каршы алды.

Безне ачык, нурлы йөзле, ягымлы тавышлы Мәдәния һәм Мөдәрис Нуровпар каршы алды. Тик алар безгә эшләре буенча ашыгулары турында белдерде. Шулай да бу гаилә парының матур, изге күңелле, ярдәмчел икәнлекләрен аңлау өчен алар белән берничә минут аралашу да җитте. Фамилияләре генә дә хуҗаларының нинди икәнлекләрен аңлатып тора: Нуровлар, димәк, нур чәчүчеләр.

Сугышта катнашучыларның балалары буларак, гаилә бәхете төшенчәсенең асылын яхшы аңлыйлар. Мөдәрис Денислам улына “Дружба” совхозында комбайнчы да, тракторчы да булып эшләргә туры килә. Ә Мәдәния Фәйзелхан кызы савымчы, аннары мәктәптә һәм клубта техник хезмәткәр булып эшли. Ә эштән соң йорт, хуҗалык мәшәкатьләре, балалар тәрбияләү, кыскасы, уңган, булган Нуровлар бар яклап та өлгерә. Кешегә гаилә корып яшәү, эшләү мөмкинлеге бирелә икән, бу инде зур бәхет.

Нуровлар дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Бүген алар балаларының уңышларына сөенеп гомер кичерә. Эдуарт белән Илдус туган төбәктән читкә китмиләр һәм Яңа Мотабаш авылында нигез коралар, әти-әниләренә ярдәмләшеп яшиләр. Ә Наил, Нәфис һәм Миләүшә үзаллы гаилә корып, республиканың башка районнарында — Тәтешле, Кырмыскалы, Яңавылда лаеклы гомер кичерәләр.

— Әти-әниебез безгә бар яклап та үрнәк. Алар кул кушырып утырырга күнекмәгән. Бүген дә шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур, абзар тутырып мал асрыйлар: мөгезле эре терлек, йорт куяннары, һәм, әлбәттә, бал кортлары да тоталар. Туган йортыбыз, бакчабыз сөекле әниебез үстергән гөл-чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу хозурлыкка сокланмый мөмкин түгел. Әти-әниебез эшләрен киңәшләшеп, чын күңелдән башкаргач, нәтиҗәсе дә уңышлы. Мәсәлән, берсенең дә бәрәңгесе уңмаганда, алар мул уңыш алып куана, — дип сөйли зур ихтирам белән киленнәре Филариса Нурова каенанасы һәм каенатасы турында.

Нуровларның зур гаиләсе бердәм, тату. Гаилә альбомнарын караган вакытта бер яисә ике генә кеше төшкән фото табу мөмкин түгел: алар һәрвакыт туганнары, дуслары һәм күршеләре белән. Мәдәния һәм Мөдәрис Нуровларда ниндидер серле, үзенчәлекле тарту көче бар: өйләрендә һәрвакыт кеше күп. Алар үзләренә изге күңелле булулары, мәхәббәтләре, тормышка уңай карашлары белән җәлеп итә.
Читайте нас: