Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
17 апрель 2018, 13:58

Төбәк матурлыгын төзек юллар билгели

Юллар — районны төзекләндерү юнәлешендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Юллар — районны төзекләндерү юнәлешендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе. Юлларны ел әйләнәсенә хезмәтләндерү, ремонтлау, төзү бик җиңел эш түгел, әмма Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге хезмәткәрләре бу эшне уңышлы башкара.

Гомум озынлыгы 446,5 км, шул исәптән төбәк һәм муниципальара билгеләнештәге — 186,6, урындагы 259,9 км юллар алар күзәтүе астында.

Юл төзү-ремонтлау идарәлеге хезмәткәрләре тарафыннан сигнал баганаларын, юл билгеләрен, төзекләндерү элементларын, автоюлларны, юл читләрен, автопавильон һәм тукталыш мәйданнарын боздан, кардан чистарту, бозлавыкка каршы материал сибү эшләре башкарыла. Мастерлар Газимҗан Мәрбиев, Илшат Сәмигуллин, Рәзил Ярмөхәмәтовның эшне оста оештыра алулары нәтиҗәсендә юлларда авария очраклары кисәтелә. Алар район юлларын тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы тотуны тәэмин итә.

БР хөкүмәтенең автоюлларны чистарту тәртибе турында карарына ярашлы районда, беренче чиратта, республика билгеләнешендәге юллар (Яугилде-Щучье Озеро), аннары муниципальара, урындагы билгеләнештәге юллар чистартылырга тиеш. Шулай ук авылларга керү, ягъни биләмәара юллары чистартыла. Мәктәп автобуслары маршрутлары — филиалның аеруча күзәтүе астында. Елның теләсә кайсы мизгелендә бәләкәй авыллардан балаларны дәресләре башланганчы китереп җиткерү өчен шартлар тудырырга тиешләр.

Асфальт-бетон катламдагы чокырларны тигезләү эше 5 мең кв.м. мәйданда башкарыла, 11 мең кв.м таушалган катлам яңартыла.

2017 елда автоюлларны тәртитптә тоту буенча эшләр күләме 56 млн.917 мең сум тәшкил итә. Ике участокта гомум озынлыгы 3 км булган Яугилде-Щучье Озеро автоюлы ремонтлана, Шорохово авылы янында — 1,5 км (Аскын-Иске Балтач). Югарыда билгеләп үтелгән участоклар илнең күпчелек төбәкләрендә кулланылган заманча технологияләргә таянып ремонтлана. Шулай ук Аскын-Күнгәк автоюлын ремонтлау буенча эшләр башкарыла. Барлыгы ремонт эшләре 48 млн 334 мең сум тәшкил итә.

— Каты көнкүреш калдыкларын җыюга аеруча игътибар итәргә кирәк, ул язгы-җәйге чорда аена бер тапкыр каралган. Шулай да бу эш белән ешрак шөгыльләнергә туры килә. Район үзәге һәм авыл халкының чүп салынган капчыкларын тукталышларда, борылышларда калдырып китүләре барыбызга да яхшы таныш. Ә кайбер очракта капчыкларны ертып, юл буена ташлыйлар. Шулай итеп безнең юлчыларга атна саен тәртип урнаштырырга туры килә, — ди Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге җитәкчесе Рафаил Әхмәдиев. Ул шулай ук фидакарь хезмәтләре белән оешма эшенә саллы өлеш керткән юлчыларны да билгеләп үтте:

— Һөнәрләрен яхшы белгән, намус белән башкарган водительләр: Фидан Назыров, Вячеслав Распономарев, Әдип Шәрәфетдинов, Нәсим Мөхәмәтҗанов, машинистлар: Фәнил Тимергалиев, Филзәт Ушияров, транспорт хезмәтләндерү буенча белгечләр: электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Әгъзам Шакиров, токарь Петр Ханжин, моторчы Фидәрис Гайбадуллин, автоэлектрик Филүс Рәҗәповлар эшләгәндә уңышлы киләчәк турында ышаныч белән әйтә алабыз.

Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге район юлларында хәвефсез хәрәкәт тәэмин итү буенча бөтенесен дә эшли.

Зинира Батырова.
Читайте нас: