Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
11 апрель 2018, 11:55

Бердәм, тырыш карткисәклеләр

Карткисәклеләр чаңгы мизгелен ябу уңаеннан үткәрелгән ярышлар быел гадәти булмады: спорт чарасын ат чабышы ачты.

Карткисәклеләр чаңгы мизгелен ябу уңаеннан үткәрелгән ярышлар быел гадәти булмады: спорт чарасын ат чабышы ачты.

Авылга кергән җирдә кунакларны чагу флаглар каршы алды. Карткисәклеләр шушы спорт чарасын зур бәйрәм кебек ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Бу вакытта мәчеттә чаңгы ярышына зур әзерлек барды. Кунаклар — Аскын мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәмәт хәзрәт, имамнар — Рөстәм хәзрәт, Габдулла хәзрәт, мәзин Мөслим хәзрәт, Күбияз мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт, Чишмә-Үрәкәй мәчете имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт, Солтанбәк мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт, Упканкүл мәчете имам-хатыйбы Әхәт хәзрәт, Үтәш мәчете имам-хатыйбы Фидәрис хәзрәт заман җәмгыятендә балалар тәрбияләү, спортка, хезмәткә мәхәббәт үстерү мәсьәләсен тикшерде. Дин әһелләренең дә балалар кебек тизрәк чаңгы ярышында катнашасылары килде. Шуның өчен чара башланырга бер сәгать кала авыл читендәге чаңгы трассасына чыктылар.

Ат чабышы

Җайдаклар җилләрдәй җитез атлары белән җәя угы кебек алга атылды. Бу чагу күренешне күзәтүе үзе бер күңелле тамаша булды. Ераклыкны барысы да бертигез үтүгә карамастан, Радик Насртдинов финиш сызыгын беренче булып кисте, Илназ Харисов — икенче, Илфир Әбраров — өченче. Ат чабышында авылның бар яклап та үрнәк булган, хөрмәтле кешеләренең берсе — 65 яшьлек Галиәхмәт Насртдиновның катнашуын билгеләп үтү урынлы булыр. Бу ярышта Илназ Исмәгыйлов та тизлеккә һәм осталыкка көчен сынады.

Чаңгыга барысы да басты

Аннары игътибарны чаңгычылар җәлеп итте. Беренче булып стартка районның булачак чемпионнары, күркәм гадәтне дәвам итүчеләр — башлангыч сыйныф укучылары басты. Балалар алга омтылып, ихтыяр көче, чыдамлык, түземлек үрнәкләре күрсәтте. Берничә буын спортчылар тәрбияләгән физкультура укытучысы Вадим Харисовның ярдәме алар өчен зур роль уйнады. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1-2 сыйныфлар (малайлар): Ильяс Хаматов — беренче, Денис Насртдинов — икенче. Кызлар арасында Дилә Гыйльванова җиңде.

3-4 сыйныфлар: малайлар арасында финиш сызыгын беренче булып Илнар Шакиров кисте, Денис Муллаяров — икенче, Азамат Шәмсетдинов — өченче.

Кызлар арасында: Алина Гыйззәтуллина — беренче, Азалия Талипова — икенче, Диана Гәрәева — өченче.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасындагы кызу чаңгы ярышы алар өчен спортта җитди этап булды. Аларның кайберәүләре егылулары өчен нык борчылды, әмма берсе дә төшенкелеккә бирелмәде, бар көчләрен салып җиңүгә омтылды. Әти-әниләре, тәрбиячеләре ярдәме белән һәрберсе финишка килеп, лаеклы призларын алды.

Берәүләр стартка әзерләнгәндә, икенчеләр авылның уңган хуҗабикәләре әзерләгән тәмлекәчләр белән кайнар чәй эчте. Ә көярмәннәр берсен дә күз уңыннан җибәрмәс өчен финиш һәм старт сызыгыннан бер минутка да читкә китмәде. Урта звено укучылар арасында урыннар шулай билгеләнде: 5-6 сыйныфлар арасында Айдар Гарифуллин иң җитезе булды, аннары финишка Вадим Әгъзамов килде. Кызлар арасында Аделина Насртдинова — беренче, Карина Сынгизова — икенче, Дилә Шәмсетдинова — өченче.

7-8 сыйныф укучылары җил белән ярыша диярсең, бик җитез булдылар. Алар арасында урыннар шулай бүленде: үсмерләрдән Вилдан Харисов — беренче, Рәсүл Муллахмәтов — икенче, Самат Гарифуллин — өченче. Кызлар арасында финишка беренче булып Вилена Ахунова килде, Диана Муллаярова — икенче, Диана Барыева — өченче.

Ә өлкән звено чаңгычылар — район чаңгы ярышлары һәм эстафета җиңүчеләре, призерлары осталык күрсәтте. Аларның калкулыклардан зур тизлек белән кискен борлышылар ясап төшүләре тик соклану хисләре генә уятты. Алар арасында Илназ Шәмсетдинов — беренче, Илнар Дәүләтҗанов — икенче, Айдар Нурмөхәмәтов — өченче.

Өлкән буын ныклык, чыдамлык үрнәге күрсәтте. Ә шушы чарада район мәчетләре вәкилләре катнашуы куанычлы күренеш булды. Алар рухи, әхлакый тәрбия спорт белән баетылуын беренче тапкыр гына расламый.

Катнашу — җиңү инде ул

Әйе, һәр турнирда, ярышта, эстафетада көчлеләр, җиңүчеләр була. Әмма Карткисәктә үткән чаңгы ярышында җиңелүчеләр булмады. Алар өчен һәр чаңгычы, ничә яшьтә булуына карамастан, җиңүче. Шулай булгач, беркем дә бүләксез калмады. Һәр катнашучы, чаңгычымы ул, җайдакмы, чарадан буш кул белән кайтып китмәде. Ә супер-призлар — немец овчаркасы көчекләре ат чабышында беренче урын алган Радик Насртдиновка һәм йорт хайваннарына мәрхәмәтле булган Галиәхмәт Насртдиновка тапшырылды.

Әйткәндәй:

Вадим Харисов, Карткисәк мәктәбенең физкультура укытучысы:

— Күпләп кар яуганнан соң, безгә чаңгы трассасын әзерләүдә ярдәм таләп ителде. Бу җиңел булмаган эштә Султанайдан Фларис Шәйнуров белән Фәгъдән Гыйльмияров ярдәм күрсәтте. Алар менә дигән чаңгы юлы әзерләде, моның өчен авыл халкы аларга чиксез рәхмәт белдерә.

Р.S.: Мондый чаралар халыкны берләштерә, кәефне күтәрә, яшәүгә көч-дәрт өсти. Карткисәклеләр бу юнәлештә күпләргә күркәм үрнәк булып тора: заман белән бергә атлап, бер-берсенә ярдәмләшеп, дустанә мөнәсәбәттә яши.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: