Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
6 апрель 2018, 13:15

Алтынга тиң гомер юлы

“Ачык йөзле, киң күңелле, тирә-якта, барнәрсәдә яхшылык һәм гүзәллек күрә белүче,

“Ачык йөзле, киң күңелле, тирә-якта, барнәрсәдә яхшылык һәм гүзәллек күрә белүче, һәркемгә ярдәм итәргә әзер ханым”, — диләр Рәфисә Таһир кызын белүчеләр. “Бөтен кешегә ярдәм кулы сузучы, гадел, намуслы, эшен җиренә җиткереп башкаручы кеше”, — бу Кадим Гыйльманов турында әйтелгән сүзләр.

— Гыйльмановлар ышанычлы ут күршеләр. Кая барырга булсак та, йортны карап тору дисеңме, көтүдән сыерларны каршылаумы һәрчак ярдәм сорап аларга керәбез. Тормышта шундый яхшы күршеләрең булуы зур бәхет”, — ди Таҗетдиновлар.

Әйе, Рәфисә һәм Кадим Гыйльмановлар намуслы хезмәтләре, уңганлыклары, һәркемгә ярдәмчел, уңай карашта булулары белән хөрмәт яулаган. Кадим Шәяхмәт улы 44 ел “Вперед” колхозында водитель булып эшләгән. Рәфисә Таһир кызы да гомеренең утыз елдан артыгын колхоз эшенә багышлаган, тавык үстергән, бозау караган, аннары савымчы булып хезмәт салган. Аның күпьеллык фидакарь хезмәте бихисап Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Кадим Гыйльманов — коммунистлар партиясе һәм хезмәт ветераны. Алар тормышта нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәсен, беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр.

Язмыш бүләге

Армиядә ике ел хезмәт иткәннән соң, отпускка кайту һәм Иске Күчкилде авылында яшәүче икетуган апасына кунакка бару Кадим Шәяхмәт улы өчен чын мәгънәсендә бәхеткә әверелә, нәкъ биредә ул булачак тормыш иптәше Рәфисәне очрата. Отпуск вакыты бетеп, хезмәтенә киткәч, кыз аның кайтканын тагын бер ел көтә.

— Кайттым да Аскын авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесына (СПТУ) укырга кердем. Әлбәттә, Рәфисәм белән күрешмичә булмый бит, ял саен Иске Күчкилдегә 20 чакрым җәяү барам, аннары кире кайтам, — дип сөйли Кадим Шәяхмәт улы.

Шулай мәхәббәтләре тагын бер ел сынау үтә. 1967 елның көзендә Рәфисә белән Кадим матур гаилә кора һәм менә илле елдан артык иңне-иңгә куеп тату гомер кичерә. Бүген дә Гыйльмановлар балалары һәм авылдашлары өчен үрнәк булып тора. Алар булганына шөкер итеп, һәр яңа көнгә куанып, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр. Шәхси хуҗалыклары да зур, йорт-куралары төзек, пөхтә итеп җыештырылган өйләрен Рәфисә Таһир кызы куллары белән бәйләнгән чагу салфеткалар, төрле сувенирлар бизи.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: