Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
7 март 2018, 13:54

Сәламәт тәндә — сәламәт рух

Көньяк Кореядә булган кышкы Олимпиада һәм районда үткән “Русия чаңгы юлы-2018” акциясеннән без дә читтә калмаска, саф һавада кышкы уеннар бәйрәме оештырырга булдык.

Көньяк Кореядә булган кышкы Олимпиада һәм районда үткән “Русия чаңгы юлы-2018” акциясеннән без дә читтә калмаска, саф һавада кышкы уеннар бәйрәме оештырырга булдык.

Авылыбыз халкы: балалар да, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да буш вакытларын файдалы, күңелле үткәрергә тырыша. Шуңа күрә ел әйләнәсенә табигать кочагында төрле чаралар оештырабыз. Аларны халык хуплый һәм барысында да дәррәү катнаша. Кыш көннәрендә тау буеннан кеше өзелми, кем чана белән шуа, кем чаңгыда йөри, ә кайберәүләр скандинавия адымы белән йөрүне үз итә. Спорт — ул актив, бердәм ял, дип юкка гына әйтмиләр. Мондый чаралар күңелләргә әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек бирә, кәефне күтәрә, берләштерә. Аларда шулай ук авылга кунакка кайтучылар да теләп катнаша. Яңа ел каникулларында да һәркемнең яраткан урыны — Мөсәл тау итәге шау-гөр килеп торды, олысы-кечесе рәхәтләнеп тау шуды. Быелгы кышны ял көннәрендә район үзәгеннән, шәһәрләрдән кайтучылар аеруча күп булды. Алар тәмле чишмә суларын эчеп, саф һава сулап, үзләренә яшәү көче туплап китә.

Читтә яшәүче якташларыбыз һәм авылдашларыбызның теләген күз уңында тотып, февраль ахырында кышкы уеннар бәйрәме оештырдык. Иртә белән тау итәге, чишмә буенда учак ягып, табын кордык, еракларга яңгыраган дәртле көйләр кешеләрне бәйрәм үтәчәк урынга чакырды. Бәйрәм программасына чаңгычылар ярышы, аркан тартышу, таудан шуу, төз атучылар ярышы кергән иде. Бөтен бәйгеләр дә оешкан төстә һәм бик күңелле үтте, һәркем җиңү теләге белән янды. Чаңгы ярышында 8-10 яшьтәгеләр арасында Рәмзил Шәйхинуров — беренче, Илназ Шәңгәрәев — икенче, 10-16 яшьтәгеләр: Зиннур Исхаков — беренче, Илгир Галиев — икенче, Айгиз Шәңгәрәев өченче, 15-18 яшьтәгеләр: Радмир Шәйхинуров — беренче, Зәки Исхаков — икенче, Рәфис Шәңгәрәев — өченче урын яулады. Хатын-кызлар арасында беренче урын — Мөршидә Хәкимҗанова, икенче — Илфирә Нуриева, өченче — Гөлүзә Сәләмова, 40-50 яшьтәгеләрдән Рәзилә Нартдинова, 60-70 яшьтәгеләр арасында Рәфисә Моставщикова беренче урын алды. Ир-егетләр арасында беренче урын — Артем Насыров, икенче — Айрат Сәләмов, өченче — Динарис Акберов.

Вак калибрлы винтовкадан төз атучы ир-егетләр: Артем Насыров — I, Зәки Исхаков, Руслан Хөснимәрданов — II, Фаил Бәхтияров, Мансур Бәхтияров, Зиннур Исхаков, Наил Сафин — III урын. Хатын-кызлар арасында: Зилия Нуриева — I, Фәнизә Сәлимгәрәева һәм Гөлүзә Сәләмова — II урын.

Шулай ук скандинавия йөрүе белән даими шөгыльләнүче Рәйсә Насырова, Хәнүзә Галиева, Мәмдүнә Әбдрәхимова, Вәрисә Хаҗиева, Рәфисә Моставщикова, Рәзилә Нартдинова, Раушания Бәхтиярова, Гөлчәчәк Мәхиянованы билгеләп үтәсем килә.

Ярышларны Илнур Исхаков (чаңгы), Руслан Хөснимәрданов, Илдар Насыров (аркан тарту), Илфир Мәхиянов (ату) оештырды. Фәнизә Сәлимгәрәева, Әлфира Мәхиянова, Урал Ниязголов учак ягып бәрәңге пешерү, чәй кайнатып барысын да сыйлау өчен җаваплы булды. Әйткәндәй, өстәлләр берсеннән-берсе тәмле ризыклардан сыгылып тора иде. Иганәчебез Мансур Насыровка бәйрәмдә катнашучылар исеменнән зур рәхмәт.

Альбина Насырова.

Үршәде авылы.
Читайте нас: