Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
27 февраль 2018, 13:13

Йөз елга җитәрлек дип төзелгән

“Бу күпер, беренче чиратта, мәктәпкә ашыгучы укучылар һәм дару алу өчен үзәк даруханәгә йөрүче өлкән кешеләргә кирәк”, — диде елга аша күпер төзүне тәкъдим итүче генә түгел, ә башлап йөрүче-башкаручы да булган Рөстәм Хәерзаманов.

“Бу күпер, беренче чиратта, мәктәпкә ашыгучы укучылар һәм дару алу өчен үзәк даруханәгә йөрүче өлкән кешеләргә кирәк”, — диде елга аша күпер төзүне тәкъдим итүче генә түгел, ә башлап йөрүче-башкаручы да булган Рөстәм Хәерзаманов.

Уңайлы кичү — Ленин һәм Октябрь урамнарын тоташтыручы күпер дүрт ел элек яраксызга чыгу сәбәпле сүтеп алынган, ә капиталь ремонт эшләү өчен авыл биләмәсе бюджетында акча юк иде. Бу мәсьәлә халык җыеннарында да берничә тапкыр күтәрелде. Шуннан соң өе елга ярында урнашкан хәстәрлекле Рөстәм Хәерзаманов эшне үз кулына ала.

— Безнең өч балабыз бар: Алсу — беренче курста, Айсылу — 8, Алмаз 6 сыйныфта укый. Бер карасаң, мәктәп менә генә, күренеп кенә тора, тик елганы аша чыгып булмый, кайдан кая урап йөрергә кирәк, — диде Рөстәм Риф улы. — Авыл үзәгендә яшибез дияргә була, ә елганың бу ягындагы урамнарда яшәүче укучыларга күпме араны урарга туры килүен күз алдына гына китерегез. Шуңа күпер салырга булдым да инде, Аскын авыл биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Минем тәкъдимне хупладылар, төзелеш материаллары бирергә вәгъдә иттеләр.

Рөстәм Хәерзаманов күпер төзүгә гыйнвар уртасында тотына. Әмма, кем әйтмешли, бер кеше яу кайтармый, аңа ярдәмгә Блюхер урамында яшәүче Фидан Хәбибуллин килә. Эшне бер ай эчендә башкарып чыгалар. Төзелештә тик яхшы сыйфатлы, озак хезмәт итүче тимер материал кулланалар.

— Күперне гасырларга җитсен дип, намус белән эшләдек, — ди төзүчеләр. — Авыл Советы тимер торбалар (диаметры — 110 мм) бирде, иске күпердән калган материаллар да ярап куйды. Такталар урынына калай җәйдек.

Күпернең никадәр кирәк булганлыгын үз күзләребез белән күрдек. Аны төзүчеләр белән аралашкан кыска гына вакыт эчендә аның аша мәктәптән кайтып баручы ничәмә-ничә укучы, төшке ашка ашыгучы хезмәткәр үтте. Монда күпер кирәк идеме дигән соравыбызга бертавыштан, һичшиксез, дип җавапладылар һәм аның ярдәмендә урап йөрүгә киткән вакыт күпкә кыскаруын әйттеләр. Ул башка авыл кешеләре өчен дә мөһим икәнлеге ачыкланды. Мәсәлән, Иске Казанчы авылында яшәүче ханым дәваханәдән чыккач, Октябрь урамындагы даруханәгә юнәлә, ләкин уйланып барып Деткин урамына борылмыйча узып китә дә, Ленин урамы уртасына җиткәч кенә исенә төшә. Бик борчыла, әмма узып баручылар күпер барлыгын әйтеп куандыра.

Әйткәндәй, Рөстәм Хәерзаманов моның белән генә изге гамәлләрен туктатырга уйламый.

Киләчәктә яр буена каен һәм чыршылар утыртып чыгарга, шулай ук күпердән төнлә йөрү куркыныч булмасын өчен яктырткычлар куярга ниятли.

Рөстәм Риф улы әйтүенчә, яңа төзелгән күпер гашыйк парларның яраткан урынына әверелеп бара икән. Кичләрен тормыш иптәше Гүзәл Мөдәрис кызы белән елга ягына чыккан тәрәзә аша аларга карап, яшь чакларын искә алалар.

Атап әйткәндә

Рәзиф Махатов, Аскын авыл Советы хакимияте башлыгы:

— Туган якларының проблемаларына битараф булмаган кешеләр саны артуы куандыра. Соңгы берничә ай эчендә генә дә район үзәгендә Бөрмә елгасы аша чыгуга бәйле кыенлыкларны ике якташыбыз — Марат Шабанов һәм Рөстәм Хәерзаманов хәл итте. Һәм мондый мисаллар тагын да бар әле. Үткән көз Яңа Бөрмә авылында Валентин Морозов тәкъдиме һәм җитәкчелегендә зират киртәләре тулысынча алыштырылды. Тюйск авылы халкының бердәм тырышлыгы белән янгын сүндерү машинасы өчен бина төзелә. Аскын авыл биләмәсе хакимияте актив кешеләргә һәрчак ярдәм итәргә әзер. Шулай, Марат Шабановка такталар бирдек, ә Рөстәм Хәерзаманов белән төзелеш материалы сатып алуга һәм эшләрне башкаруга килешү төзедек. Бүген Яңа Багазыда яшәүче Фәрдәт Ушияров район картасыннан югалган Абдал авылы зиратын ремонтлауны тәкъдим итә.

Әлеге күпергә килгәндә, “Уралуниверсалстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ике ярда җир капламын күтәрде, ә Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге анда вак таш салды.

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: