Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
14 февраль 2018, 12:21

Тырышның көне алга

Савымчылар турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган, фильмнар төшерелгән.

Савымчылар турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган, фильмнар төшерелгән. Битләре алсуланган, яулык бөркәнгән кыз образы романтикага һәм данга күмелгән. Бу хезмәт физик көч, җаваплылык, ә иң мөһиме — малларга, эшеңә сөю таләп итә.

Роза Лотфый кызы Балтач районы Иске Янбай авылында туып-үсә. Чишмә-Үрәкәй авылыннан Фәһим исемле сөлектәй егет аның туган авылына еш кына кунакка килеп йөри. Булачак тормыш иптәше белән ул шулай таныша. Гашыйк пар гаилә коргач, авылда кала һәм колхозга эшкә урнаша.

...Тырыш ханымның ”Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында савымчы булып эшләвенә ун ел. Аның эш көне иртә таңнан башлана: фермага сәгать алтыга килә, ә аңа кадәр хуҗалыкларындагы сыерны да савып өлгерергә кирәк.

— Әлеге вакытта фермада савым сыеры күп түгел, ә җәйләрен — 150 башка җитә. Сыерлар бозаулый башлагач, мәшәкатьләр дә арта. Төннәрен дежурда торабыз. Сыер саварга да, бозауларны ашатырга да кирәк, — ди ул эше турында сөйләгәндә.

Һәр бозау яңа туган сабый кебек игътибар таләп итә: ныгып киткәнче яңа савылган сөт эчерергә кирәк. Аннары печән чәе (сенный отвар) әзерләп кушарга да мөмкин.

Тормыш иптәше Фәһим Рохыл улы — ферма мөдире, барысын да күзәтүдә тота. Кирәк икән, коллективта һәрберсен алмаштыра ала: печәнен дә сала, тиресен дә түгә...

Булдыклы Саяповлар өч бала тәрбияләп үстерә. Өлкәннәре Марсель Брянск өлкәсендә контракт буенча хезмәт итә, Фәнил Уфа реабилитация үзәгендә логопед булып эшли, кызлары Фәнилә — Уфа шәһәрендәге балалар бакчасында тәрбияче.

Роза Лотфый кызының энергиясе ташып тора, тормышка оптимистларча карашта, һәрвакыт күтәренке рухта. Кыскасы, уңган ханымның башкармаган эше юк. Ул җәйләрен — велосипедта, кышларын чаңгыда йөрергә дә вакыт таба.

— Кышны зарыгып көтеп алам. Кар яугач та, бакчада чаңгы юлы салам, — ди ул.

Матурлыкка омтылган тырыш хуҗабикә гөл-чәчкәләр үстерергә ярата: өендә — тәрәз төпләре, ә җәй көннәрендә бакчасы һәрвакыт шау чәчкәгә күмелә.

Бәйрәмнәргә балалары, туганнары кайткач, йортларын аеруча бер җылылык биләп ала. Фәһим Рохыл улы баянда яраткан көйләрен башкара.

Роза Лотфый кызы билгеләвенчә, кеше эшкә тотынган икән, хезмәтенә җаваплы карап, яратып, чын күңелдән башкарырга тиеш.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: