Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 гыйнвар 2018, 12:48

Һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык кешеләре була. Гомеренең һәр минутын хезмәткә багышлап, туган авылының, төбәгенең чын патриоты булган олы буын кешеләре соклану хисе генә уята.

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык кешеләре була. Гомеренең һәр минутын хезмәткә багышлап, туган авылының, төбәгенең чын патриоты булган олы буын кешеләре соклану хисе генә уята.

Арбаш авылында яшәүче Гөлшаһидә Хәтмулла кызы Дәүләтшина ап-ак кышның әкияткә тиң бер мизгеле — гыйнвар аенда дөньяга килгән. Ул шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Районыбызда олы яшьтәгеләрне тәбрикләү матур бер йолага әверелде, дип әйтү һич тә хата булмас. Гөлшаһидә Хәтмулла кызын да шушы матур бәйрәме белән котларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин, Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Зыятдинов һәм урындагы “Ак инәйләр коры» рәисе Фәтхия Әхмәтдинова килде.

— Сез илебез, туган районыбыз мәнфәгате өчен фидакарь хезмәт салгансыз. Илебез тарихындагы нинди генә катлаулы дәверләрне күрергә туры килмәгән сезгә. Ачлык, ялангачлык кебек ачы сынауларга бирешми, туган җиребез, илебез өчен, дип тырышкансыз. Шул ук вакытта алты балага гомер бүләк итеп, аларга олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәнсез. Авырлыкларга, кыенлыкларга бирешми, алга атлаган әби-бабайларыбызга бары рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә, алар алдында баш иябез. Киләчәктә сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы гына телибез, — диде алар бертавыштан һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гөлшаһидә әби Арбаш авылында туып-үсә. Балачагы, үсмер еллары авыр заманнарга туры килә аның. Яшь кенә кызлар торф чыгару, урман кисү кебек эшләрдән дә калмый.

— Ул вакытларны искә төшерәсе дә килми, хәтта. Салкыннан туңып үлмәс өчен өелгән агач асларында куна торган идек. Кулларыбыз әрнеп өшегәндә, нишләргә дә белми, кар эченә тыгабыз. Шулчакта ул кызып, җылынып киткәндәй тоела иде. Ачлык, ялангачлык турында әйтеп торасы түгел инде ул, үзәкләргә үтте, дип сөйли иде без яшьрәк чакта әниебез, — дип хәтергә төшереп алды кызы Мәрфуга апа.

Гөлшаһидә Дәүләтшина бар гомерен колхозда эшләүгә багышлый: фермада сыерын да сава, малын да карый, икмәген дә пешерә, бар эшкә дә өлгерә.

Ул вакытта әз генә дә тик торырга вакыт булмый. Бар нәрсә кул көче белән башкарыла. Иртәдән кара төнгә кадәр колхоз эшендә.

— Балаларга игътибар да җитеп бетмәгәндер инде, көн-төн эштәбез. Кияргә киеме дә чикле генә иде, булмаган чаклары да күп булды. Шулай да тырыштык, балаларны да үстердек, Аллаһыга шөкер. Гомерегезнең кадерен белеп яшәгез. Хәзер дөнья матур, бар да бар. Без элек Сабантуйлардан да бүләксез кайтмый торган идек. Җыр, бию, уеннардан калмадык, яшь чак бит. Хәзер картайтты инде, дәрт бар да соң, хәл генә юк,— дип көрсенеп куйды Гөлшаһидә әби.

Алар тормыш иптәше Миңнемәгруф Нургали улы белән 56 ел бергә матур гомер кичереп, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма хәләл җефете моннан ун ел элек бакыйлыкка күчкән. Аның рухына багышлап, Коръән аятьләре укыталар, һәрчак искә алып торалар. Балалары бар да читтә дияргә була: өлкән кызы — Кавказда, калганнары Свердловск өлкәсендә яши. Бүген Гөлшаһидә әби кызы Мәрфуга тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Вакыты-вакыты белән хәтере начарланып китсә дә, әлегә ул өй эчендә йөрергә тырыша, кызы пешергән тәмле ашларны бик яратып ашый, мактап та ала. Балалары еракта булсалар да, әниләренең хәлен белергә кайтып торалар. Кавказда яшәүче кызы да кайтып, әнисенең хәлен белеп торырга тырыша. Шулай ук 13 оныгы, 16 туруны да дәү әниләре янына бик сагынып кайта.

— Әти-әниебез бик тә гадел, тырыш кешеләр булды. Әти безне кешенекенә тимәскә, үзеңнекен булдырып, кадерен белеп яшәргә өйрәтеп үстерде. Ул колхозда төзүче булып эшләде. 21 ел ревкомиссия рәисе вазифасын да башкарды. Гомерләре һәрчак хезмәттә үтте. Шуны да әйтәсем килә, алар сайлауларда да актив катнашкан кешеләр. Бездән дә шуны таләп итәләр иде. Әниебез олы яшьтә булса да, сайламыйча калмый. Үзе бара алмагач, килеп сайлаталар һәм ул аларны бик шатланып каршы ала, — ди Мәрфуга апа.

Менә шундый матур картлык кичерүче кешеләргә, авыр чорларның төрле кыенлыкларына бирешми, сынмый гомер итүчеләргә чын күңелдән соклану хисе уяна. Киләчәктә аларга бары тик сәламәтлек кенә юлдаш булсын, дип телисе килә.

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: