-5 °С
Кар
Әмма быел җәй коры булу сәбәпле, күпләрдә сарымсак уңышы куандырырлык булмады. Бүгенге ярминкәдә Базанчат авылыннан килгән Гаффаровлар район халкын сарымсак белән тәэмин итте. Әтиле-уллы Сирен һәм Рәмил Гаффаровлар сатуга 450кг сарымсак алып килгән иде. Халык дәррәү килеп, тиз арада сатып алып бетте.
- Узган ел уңыш яхшы булган иде. Быелгы корылык бакчачылар өчен катлаулыклар тудырды, әлбәттә. Шулай да уңыш булды, - ди гаилә башлыгы Сирен Гаффаров.