Ышаныч
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 октябрь 2021, 16:40

Сак булыгыз: кош гриппы

Кош гриппы —  кошлар һәм кешеләр өчен куркыныч йогышлы вируслы чир.

Республика территориясендә беренче тапкыр кош гриппы теркәлде. Бу хакта 5 октябрьдә ветеринария идарәсе хәбәр итте. Кош гриппы узган елда ук республикага якынлашкан иде. Аның чагылышы Бакалы районыннан нибары биш чакрым ераклыкта табылды. Саклык чаралары кабул ителүгә карамастан, вирусның республикага керүен тыеп булмады.
Әлеге чир Туймазы районының Бишкурай авылындагы "Алтын каз" хуҗалыгы казларында табылган, алар күл янында йөргән. Бәлки, сулыкта күчмә кошларның өйдәгеләре белән контакты булгандыр. Кош гриппы шикләнгән фермер хуҗалыгында биш меңнән артык каз асрала.
Хәзер бу очрак буенча эпизоотологик тикшерү үткәрелә.
Ветеринария хезмәте кош-корт хуҗаларын өй кошларын ябарга һәм аларны сулыкларга чыгармаска, билгесез җитештерүчеләрдән азык сатып алмаска, шулай ук чалуга әзер кошны чалырга чакыра.

— Кош гриппы — йогышлы вируслы чир, ул кошларның кан һәм үзәк нерв системаларын, тын юлларын, ашкайнату, бүлеп чыгару һәм йомырка эшләү органнарын зарарлый. Вирус йорт кошлары өчен дә, киек кошлар — тургай, күгәрчен, каргалар өчен дә куркыныч. Беренче чиратта, кош-корт тотучыларга барлык йорт кошларын ябарга һәм кыргый кошлар белән аралашуына юл куймас өчен бик астында асрарга кирәк, — дип аңлатты Аскын районы ветеринария станциясе начальнигы Руслан Галләмов. — Каз-үрдәкләрне сулыкларга җибәрмәскә, азыкны билгесез җитештерүчеләрдән сатып алмаска, иткә дип үстерелгән кошларны хәзердән үк суярга киңәш ителә. Әгәр хуҗаларга үзләренең йорт кошларында шикле билгеләр сизә икән, кичекмәстән ветеринария хезмәтен чакыртырга кушыла. Бигрәк тә моны йорт кошлары үлә башласа эшләргә кирәк.

Йогышлы вируслы чир кошларның продуктлылыгы кимү, хәлсезлеге, азык һәм судан баш тартуы, канат-каурыйларының тырпаюы, тиредә цианоз, томшык арасының шешенүе, хәрәкәтләренең бозылуы, аякларында тире асты кан савулары, синусит, ринит, конъюнктивит, эч китүе белән билгеләнә. Чирнең инкубацион чоры 1-21 көн тәшкил итә. Чир мондый кошлар белән контакты  булган кешеләргә дә йогарга мөмкин.

Сак булыгыз: кош гриппы
Сак булыгыз: кош гриппы
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: