Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 октябрь 2021, 16:40

Авыл хуҗалыклары бүген ничек яши?

“Урал” кооперативы җитәкчесе Данис Миңнегалиев белән сөйләштек.

Авыл хуҗалыклары бүген ничек яши?
Авыл хуҗалыклары бүген ничек яши?

Быел җәй коры килү сәбәпле, уңыш белән бик мактанып булмый. Әмма шулай да малларны кышлатырлык запас хәзерли алдык. Печән, салам да җитәрлек күләмдә җитештердек, дияргә була. Печәнгә килгәндә, былтыргы белән чагыштырганда, әлбәттә әз, әмма елына карап, кышкылыкка җитәрлек, дип уйлыйм. Шулай ук күпләп салам да әзерләдек. Маллар югалтуларсыз кыш чыгар, дип ышанам. Ашлык уңышына килгәндә, корылык монда да үз ролен уйнады, әмма уңышны югалтуларсыз алуга ирештек. Бодай, арпа, солы, арыш чәчелгән иде, комбайнчылар тырышлыгы белән вакытында җыеп алдык. Районда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә катнаштык. Быел токымлы сыерлар сатып алдык, алар бозаулады һәм бозаулар яхшы гына үсеп килә. Киләчәктә сөтле сыерларны арттыруны күз уңында тотабыз, — дип сөйләде Данис Әхсән улы.

 

Авыл хуҗалыклары бүген ничек яши?
Авыл хуҗалыклары бүген ничек яши?
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: