Районда исәп алучыларны ничек каршыладылар? Ни өчен исәп алу кирәк? Бу илгә, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгына нәрсә бирәчәк? Районыбызда кемне һәм ничек исәпләячәкләр? Шушы һәм башка сорауларга җавап бирүне Аскын авылы 4 санлы участогының исәп алучысы Миләүшә Шакировадан үтендек.
Миләүшә Фәнис кызы беренче көнне үк үзенә беркетелгән участокта 20дән артык хуҗалыкны йөреп чыкты. Моңа кадәр исәп алучылар өч көнлек укулар үтте, барлык сорауларына җаваплар алды.
— Миләүшә Фәнисовна, Сез участогыгыздагы кешеләр белән аралаштыгыз инде, аскынлылар бу исәп алудан ниләр көтә?
— Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу ил өчен бик мөһим. Чөнки тик ул гына авылдагы, икътисадның аграр секторында хәлләр турында төгәл һәм тулы мәгълүмат бирә ала. Ә бу, үз чиратында, әлеге өлкәдә дәүләт сәясәтен — нәтиҗәлерәк, җирдә эшләүчеләрнең тормышын — уңайлырак, үз илебезнең авыл хуҗалыгы товарлылыгын — югарырак, халык туклануын — мулрак һәм заман таләпләренә җавап биргәнрәк, төрлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк. Күпләрнең моны аңлавы, бер каршылыксыз, яшермичә бөтен мәгълүматларны бирүе куандыра.
— Авыл җирендә яшәгәч, барыбыз да исәпкә алынырга тиешбезме?
— Исәп алучылар крестьян, фермер хуҗалыкларга, шәхси эшкуарларга, шулай ук шәхси хуҗалык тоту, өй салу өчен һәм берләшмәләргә кермәгән җир участогы булган кешеләре барысына да мотлак киләчәк.
— Бу исәп алуда катнашу мәҗбүриме, әллә баш тартырга да мөмкинме?
— Авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнашу — юридик берәмлекләр өчен мотлак һәм физик шәхесләрнең иҗтимагый бурычы булып тора. Бу “Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында” Федераль закон белән расланган.
— Хәзерге заманда ишек шакучы һәркемгә дә ышанып булмый... Ничек үзеңне сакларга, чөнки исәп алучы дип мошенник та килеп керергә мөмкин бит.
— Район гәзите битләрендә Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алучы нинди киемдә булырга тиешлеге турында җентекле язылды. Әмма гәзит укучыларыбызның борчылуларына аңлап карыйбыз, шуңа күрә тагын бер тапкыр исләренә төшерәбез: исәп алучыны махсус киеме (кояштан саклаучы козырек, капюшонлы жилет, махсус планшет, бейджик) буенча танырга була, шулай ук аның махсус таныклыгы булачак.
— Миләүшә Фәнисовна, исәп алуга шик белән караучылар бармы?
— Әйе, бар. Исәп алуны үткәреп, кемдә нәрсә барлыгын белеп, язып алачаклар, аннары фермерларга һәм гади крестьяннарга икеләтә-өчләтә зуррак салым китерәчәкләр, дигән имеш-мимешләр йөри. Дәүләт безнең хуҗалык тотканны белеп, үз-үзләрен тәэмин итә алалар, дип пенсияне кисәргә мөмкиннәр, дип уйлаучы пенсионерлар да бар.
Болар барысы да ялган. Андый кешеләргә куркуларыгыз нигезсез, дип ышандыра алам. Исәп алу кәгазьләре исемсез, димәк андагы мәгълүматлар аноним. Закон сорашулар вакытында алынган мәгълүматларны юридик һәм физик шәхесләр өчен зыянга куллануны тыя. Исәп алу кәгазендәге сорауларга дөрес җаваплар бирү исәп алучы сорашкан кеше өчен бернинди куркыныч белән янамый. Тутырылган исәп алу кәгазьләре салым һәм башка власть органнарына тапшырыла алмый. Киресенчә, бу сезнең һәм безнең файдага, чөнки аның барышында тупланган төгәл мәгълүмат дәүләткә авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләрендә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм булачак. Моңардан тыш, 2016 елда үткән авыл хуҗалыгы исәбен алу авыл хуҗалыгында салым салуларны арттыруга нигез булмаганлыгын ачык күрсәтте.
— Миләүшә Фәнисовна, тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Фәйрүзә Юнысова.