23-26 мартта башкалабыз Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында “АгроКомплекс” XXXI Халыкара махсуслашкан күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы узды. Дүрт көн дәвам иткән ил әһәмиятендәге әлеге аграр чараны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы департаменты директоры Роман Некрасов, чит илдән килгән кунаклар, төрле министрлык һәм ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Башкортстанда утыз беренче тапкыр үткәрелүче күргәзмә тоташ ил күләмендә аграр галимнәр, белгечләр өчен чын мәгънәсендә һөнәри тәҗрибә уртаклашу, яңалыклар белән танышу мәйданчыгына әверелде. Өч дистә ел дәвамында үткәрелүче аграр форумның әһәмияте, билгеле, тармактагы казанышлар белән генә чикләнмәде, ә уртак проблемаларны хәл итүдә мәртәбәле “аграр трибуна”га әверелде. Агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырылган экспозицияләр һәм өч көн дәвамында үткәрелгән “түгәрәк өстәл”ләр дә шуны күрсәтте. Быел Башкортстанда узган традицион чарада Русиянең 40 төбәгеннән 300дән артык компания катнашты. Чит илләр арасында Чехия, Венгрия һәм Белоруссия быел да активлыгын югалтмады. Әйткәндәй, быел халыкара форумда беренче тапкыр Байкал аръягы крае, Тверь һәм Омск өлкәләре үзләренең коллектив стендларын тәкъдим итте.
– Традициягә әйләнгән күргәзмә ачылу уңаеннан барыгызны да котлыйм, – диде Радий Хәбиров чараны ачу тантанасындагы чыгышында. – Башкортстанда үтүче форумда беренче тапкыр катнашучы төбәкләрне күрү аеруча шатландыра. Мин әлеге чарада катнашучылар географиясенең елдан-ел киңәячәгенә ышанам... Башкортстанның агросәнәгать комплексы актив үсеш юлында. Без авыл хуҗалыгын модернизацияләү белән генә чикләнмибез. Авылларыбыз да матур үзгәрешләр кичерә. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы өчен Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына зур рәхмәт. Без ул программада актив катнашабыз...
Радий Хәбиров, дөнья күләмендә таралган коронавирус пандемиясе тудырган катлаулылыкларга карамастан, 2020 ел йомгаклары буенча республика авыл хуҗалыгы тармагының җитештерү күләмендә дә, инвестицияләр җәлеп итү буенча да үсеш күрсәтүен билгеләде.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, узган ел аграр җитештерүчеләргә төрле субсидияләр һәм лизинг механизмнары аша техника сатып алуда зур ярдәм күрсәтелгән. “Мондый ярдәм бик вакытлы булды. Быел безнең аграрийлар техниканы шундый теләк белән сатып ала башлады ки, хәтта дефицит барлыкка килде”, – диде Радий Хәбиров.
Республикабызга соңгы елларда кайтарылган яңа техника һәм җиһазлар, эшкәртү һәм азык сәнәгатендәге уңышлар барысы да халыкара күргәзмә биеклеген сакларга гына түгел, ә аны яңа технология һәм тәҗрибәләр мәктәбе итеп күрсәтергә дә этәргеч бирде. Бу фикерне чарада катнашучы Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Роман Некрасов та куәтләде. Мәскәү кунагы халыкара форумда катнашучыларга федераль аграр ведомство башлыгы Дмитрий Патрушевның сәламләү сүзен җиткерде.
– Әлеге күргәзмә Русиядә һәм Идел буе федераль округында иң “өлкән”нәрдән исәпләнә. Без аның максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм файдалы үтүен телибез. Биредә киләчәк хезмәттәшлеккә этәргеч бирүче эшлекле бәйләнешләргә нигез салыначагына ышанабыз... Мондый күргәзмә кешеләргә иртәгәсе көнгә ышанычны арттыру өчен да кирәк. Чәчү кампаниясе якынлашканда аграр форум өстәмә көч тә бирә, – диде Роман Некрасов.
Республика Башлыгы күргәзмәгә куелган экспозицияләр, техника, авыл хуҗалыгы продукцияләре үрнәкләре белән танышты. 159 берәмлек техника урнаштырылган төрле мәйданчыкларда Радий Хәбиров аграр техника җитештерүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашты. Радий Фәрит улы республика аграрийларын техника белән тәэмин итүдә “Росагролизинг” акционерлар җәмгыяте белән нәтиҗәле эшләү зур роль уйнавын ассызыклады һәм лизинг механизмнарын киләчәктә дә киңәйтергә кирәклеген билгеләде.
Халыкара махсуслашкан күргәзмә кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-режимда “Акрос РБ” компаниясенең авыл хуҗалыгы техникасы өчен агрегатлар һәм запас частьләр җитештерү цехын ачуда катнашты. 1,5 мең квадрат метр мәйданны биләгән яңа цех Уфа районында урнашкан. Әлеге проект узган елның апрелендә “Инвестиция сәгате”ндә хупланган иде. Проектның инвестиция күләме 220 миллион сум тәшкил итә. Аны тормышка ашыру предприятиедә 30 эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән. “Акрос РБ” җәмгыяте республиканың аграр техника ремонты хезмәтендә лаеклы урын алачагына өмет зур.
Аграр форумда Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров республиканың авыл хуҗалыгы тармагы алдында торган мөһим бурычлар турында сөйләде.
– Аграр тармак тотрыклы үсештә, – диде Премьер-министр. – Без соңгы елларда экспорт мөмкинлекләрен арттырдык. Узган ел, мәсәлән, авыл хуҗалыгы экспорты 60 процентка үсте, ягъни, аны 65,1 миллион долларга арттырып, 177 миллион долларга җиткердек. Пандемия шартларында эчке базарда туклану продуктлары дефициты булмады, күренүенчә, азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләдек.
Икътисадның мөһим тармакларының берсе булган аграр комплекс алдында торган бурычларга тукталып, Андрей Назаров киләчәктәге үсеш инновацион санлы икътисад карарларына һәм кече бизнесны заманча үстерүгә бәйле булырга тиеш, һәм без экологик яктан чиста продукция җитештерүгә һәм экспортны үстерүгә йөз тотарга тиеш, дип белдерде.
Халыкара күргәзмә кысаларында, дүрт көн дәвам иткән чаралар эшлекле очрашуларга бай булды. Конкурслар оештырылды. Фәнни-гамәли конференцияләрдә галимнәр, белгечләр фикер алышты.
Олег Төхвәтуллин.