Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 март 2021, 12:40

Авыл, каршы ал, сиңа ярдәм килә!

Башкортстанга РФ резерв фондыннан 237 млн сум акча бүленгән.

Бу миллионнар авылларыбызны үстерүгә тәгаенләнгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, моңа республика властьләренең оешкан төстә гаризалар тапшыру компаниясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелгән. Радий Фәрит улы әйтүенчә, республика киләсе 2022 елда да шундый ук күләмдә акча алуны планлаштыра. Ә быел килгән акчаларның 92,3 млн сумы Зилаирга су белән тәэмин итүгә юнәлтелә. Әлшәй районының Раевка авылында 138,3 млн.га мәктәп һәм 6,5 млн.га суүткәргеч төзеләчәк.
Русиянең җәмгысе 21 төбәге субсидия алган.
- Илнең бюджетыннан авылга ярдәмгә бүленгән акчаларның 10 проценты безгә эләкте, – дип ачыклады Радий Фәрит улы. – Авылдагы тормыш шәһәр шартларыннан аермалы булырга тиеш түгел. Ә яхшы экология, юлларда тыгыннар булдырмау, яшь белгечләргә ярдәм күрсәтүгә кагылышлы бәхәс туарга да тиеш түгел.

Автор : Тухватуллина Алсу
Читайте нас: