Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 март 2021, 17:00

Илнең 37 төбәгеннән киләчәкләр

Иртәгә, 23 мартта, Уфада “АгроКомплекс” халыкара махсуслашкан күргәзмә һәм агросәнәгать форумы ачыла.

Аны Республика Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Күргәзмә компаниясе оештыра.
Форум кысаларында пандемиядән соң агросәнәгать комплексын үстерүгә багышланган сөйләшү булачак.
Күргәзмә беренче тапкыр “гибрид” форматта үтәчәк. Традицион экспозицияләр белән берьюлы онлайн-платформа да оештырыла. Ягъни дөньяның төрле почмагында яшәүчеләр күргәзмәдә катнашучылар белән таныша һәм аралаша алачак.
“АгроКомплекс” күргәзмәсе Уфада 31нче тапкыр үтә. Быел 15800 метр мәйданда Русиянең 37 төбәгеннән барлыгы 310 компания җыелачак. Шулай ук Чехия, Венгрия, Беларусь республкикасыннан да вәкилләр һәм оешмалар булачак. Ә күргәзмә комплексы алдындагы мәйданда 159 берәмлек техника һәм зур габаритлы корылмалар белән танышырга мөмкин булачак.
“АгроКомплекс-2021” кысаларында, гадәттәгечә, Фермер продуктлары ярминкәсе дә үтәчәк.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: