Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 март 2021, 14:30

Дусларыбыз сәламәт булсын

Дүрт аяклы дусларыбызга чиргә каршы прививкалар ясау җара.

Яз җитү белән эт һәм песи хуҗалары өчен дүрт аяклы дусларына авыр чирләрдән кисәтү прививкалары эшләтү вакыты җитә.
Нәкъ яз, көннәр җылыту һәм карлар эрү белән тирә-якта күпсанлы чир чыгаручы микроорганизмнар туплану һәм дүрт аяклы дусларыбызның ниндидер авыр чир йоктыру куркынычы арта. Шуның өчен Аскын район ветеринария станциясе хезмәткәрләре шушы көннәрдә песи һәм этләргә котыру чиренә каршы прививка эшләү, паразит — цестодозага каршы эшкәртү белән мәшгуль. Шулай ук ветеринарлар эт-песиләргә чип кую да үткәрә, бу йорт хайваннары югалган очракта, аларның кайдалыгын тиз һәм җиңел билгеләү өчен кирәк.
Апрель башыннан ветеринария хезмәткәрләре мөгезле эре һәм вак терлекләргә көтүгә чыкканчы прививкалар ясау эшен башлаячак.
Читайте нас: