Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль 2021, 19:00

Берьюлы өч бозау

Дуван районының Мәтәле авылыннан Голосовлар гаиләсе хуҗалыгында "Зорька" берюлы өч бозау тудырган.

«Без игезәкләр булыр дип уйламаган да идек, һәм моңа гаҗәпләндек. Ике тана беренче булып туды, ә соңгы үгез йомшаграк булып чыкты.

Без аны өйгә керттек. Балаларга бик кызык булды, алар бозау белән уйнады», - дип сөйли «Дуванский вестник» гәзите журналистларына Анастасия һәм Иван Голосовлар. Берничә ел элек алар экологик яктан чиста урында яшәү теләген үтәп, авылга күчкән. Гаиләдә өч бала, өлкән кызаларына биш яшь.

Ихатада дүрт сыер бар. Ирле-хатынлы артык сөтне урындагы кооперативка саталар. Киләчәктә атланмай ясау өчен җиһазлар булдыру планлаштырыла, моннан тыш, гаилә фермер хуҗалыгын теркәү турында да уйлый.

Берьюлы өч бозау туу - бик сирәк күренеш, дип раслый ветеринарлар, алар шушы көннәрдә сыерны һәм аның яңа туган өч бозавын караган. Яхшы тәрбия, тулы рацион, җитәрлек туклану һәм күп хәрәкәтләнү мөмкинлеге аркасында сыер барлык бозауларны да сәламәт тудыра алган, ди белгечләр.

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: