Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 гыйнвар 2021, 19:05

Дуңгызларга җитди хәвеф яный

Үткән елның соңгы кварталында Башкортстан белән күрше төбәкләрдә дуңгызларның Африка чумасы һәм кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар буенча хәлләр шактый начарланды.

Бу авырулар авыл хуҗалыгы тармагы өчен гаять зур икътисади зыян китерә, чөнки үлем-китем 100 процент тәшкил итә, шулай ук мондый авырулар республика чикләренә якынайды, дип сөйләде бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин.

Аның сүзләренә караганда, ноябрьдә кош гриппы вирусы Татарстанның Мөслим районында Бакалы районы чигеннән 5 чакрым ераклыкта теркәлгән. Үз вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә республика территориясенә әлеге авыруның үтеп керүенә юл куелмады.

Ветеринария хезмәтен Африка чумасының таралуы борчуга сала. Бу хәл Самара өлкәсендә күзәтелгән. “Ырынбур өлкәсендә 2020 елның ноябрь-декабрь айларында кыргый кабаннар арасында 5 үләт чире кабынуы теркәлгән. Соңгысы узган елның декабрендә Абдулла районы территориясендә булган, ул безнең республиканың Ярмәкәй һәм Бишбүләк районнары белән чиктәш. Безнең чиккә кадәр 10 километр ара кала”, — дип билгеләп үтте Азат Җиһаншин.

Дуңгызларда Африка чумасы таралуны булдырмас өчен ветеринария-патруль постлары куелган. Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы Ырынбур өлкәсе белән чик буенда кыргый кабан атуга өстәмә 50 лицензия биргән. Бу районнарның барлык аучылары белән очрашулар үткәрелгән, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелгән. Көн саен республиканың ветеринария хезмәте вәкилләре белән берлектә аучылык бригадаларының рейдлары үткәрелә. Эре дуңгызчылык предприятиеләре белән берлектә кыргый кабаннарны тукландыру оештырылган.

"Кыргый кабан популяциясенең зурлыгы борчуга сала, бигрәк тә дуңгызчылык үсеш алган районнарда. Болар —Чишмә, Бәләбәй, Әлшәй, Дуван, Бүздәк районнары. Республикада, шулай ук, республикага читтән кертелә торган дуңгызчылык продукциясен мониторинглау-лаборатория контроле көчәйтелде. Нәтиҗәләр тискәре”, - диде республиканың Баш ветеринария табибы.

Радий Хәбиров идарә хезмәткәрләренә республика территориясенә йорт хайваннарының куркыныч чирләре үтеп керүне булдырмау буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, шулай ук, эре дуңгызчылык комплекслары булган районнар башлыкларына кыргый кабаннар популяциясен контрольдә тоту өчен барлык чараларны күрергә кушты.

Фото: neb0ley.ru

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: