“Тырышкан — табар, ташка кадак кагар” дип кабатларга яратабыз. Чыннан да, тормышның авыр булуына никадәр зарлансак та, бүген тырыш кешегә җитеш тормышта яшәргә дә, җәмгыятьтә үз урынын табарга да мөмкин. Монда кешенең яше дә, вазыйфалары да мөһим түгел сыман. Һәрхәлдә, Башкорт дәүләт аграр университетында укучы Илеш егете өчен аның әле студент кына булуы берничә айда өр-яңа машина хуҗасы булырга комачауламаган.
Рамил Зарипов 1999 елда Илеш районының Теләкәй авылында дөньяга килгән. Тәүдә үзенең туган авылы мәктәбендә белем ала, ә 8-11нче сыйныфларны Түбән Яркәй авылында тәмамлый. Авыл җирендә үскән малай укуда да яхшы билгеләргә өлгәшә, волейбол буенча да үзенең әзерлекле егет икәнлеген күрсәтә. Ә иң мөһиме — авылда үскән балаларга хас булганча, ул бернинди эштән дә куркып тормый. Бары тик тырышырга, алга куйган максатка омтылырга кирәклеген яхшы аңлый ул.
Шушы хыяллары аны республиканың авыл хуҗалыгы университетына алып килә дә инде. Механика факультетының агроинженерия юнәлеше буенча белем ала ул, чөнки кечкенәдән техника белән дә кызыксынган. Укудан тыш, егет спорт белән шөгыльләнүен дә ташламый һәм кыска гына вакыт эчендә биредә үзенә бик күп дуслар таба, преподавательләрнең яраткан укучысына әверелә.
Беренче курсны тәмалагач та аларны практика үтү өчен төрле районнарга җибәрәләр. Рамил исә Яр Чаллы шәһәренең “КамАЗ” заводында тәҗрибә туплый. Биредә ул техника белән ныклап таныша. Икенче курсны тәмамлагач, ул, үз районына кайтып, “Илеш” МТСында практика үтә. Бу вакытта инде ул йөк машиналарын һәм комбайн йөртүгә таныклык алган була. Егет биредә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Озак еллар иген иккән комбайнчылардан бер дә калышмый, иртә таңнан кичкә кадәр уңыш җыюда булыша ул.
Өченче курсны тәмамлап, янә шушы ук эшкә кайткач, мәсәлән, ул 707 гектардан уңыш җыеп ала. Үз районында урып-җыю эшләре тәмамлангач, Бакалы, Чакмагыш районнарына да ярдәм итә. Шулай итеп, Рамил берничә ел эчендә комбайнны тулысынча өйрәнеп, бодай, арпа, карабодай һәм башка культураларны суктыра. Узган урып-җыю кампаниясендә Рамил Зарипов, янә үз районына кайтып, 21682 центнер ашлык суктырып ала. Шушы күрсәткечләре аны “иң-иң”нәр исемлегенә чыгара да инде.
— Мондый конкурс авыл хуҗалыгы эшчәннәре арасында бишенче тапкыр оештырылды. Анда чит ил комбайннарында эшләүче, үзебезнең илдә төзелгән техника белән иген игүче студентлар көч сынаша. Быел студентлар арасында оештырылган конкурста 12 кеше катнашты. Безнең БДАУдан тыш, республиканың башка авыл хуҗалыгы уку йортларында белем алучы студентлар да бар иде. Һәркайсыбызга таләп бер — күбрәк ашлык суктырырга! Шушы ярышта иң зур күрсәткечкә ирештем һәм миңа “Шевроле-Нива” машинасын бүләк иттеләр, — ди ул.
Шунысын да билгеләргә кирәк: егет быел да үзләренең районында урак эшләре тәмамлангач, үзенең “Нью-Хоум ТХ-65” комбайны белән Кушнаренко һәм башка районнарга ярдәм итә. Ә соңрак, конкурста катнашу өчен көнбагыш уңышы җыярга кирәкмәсә дә, ул бу эшкә дә алына.
— Быел мин әлеге уку йортының магистратурасында беренче курста укыйм. Уку минем өчен авыр түгел. Бездә бит укуда яхшы билгеләргә өлгәшү белән беррәттән, практиканы үтүгә дә таләпләр катгый. Анысы инде үзенә күрә мавыктыргыч.
Мәктәпне тәмамлагач, кайда укырга керергә дип озак уйландым. Төрле өлкәдә эшли алырлык һөнәр сайларга тырыштым һәм, егет кешегә механик булу һәрвакыт кирәк, дигән нәтиҗәгә килеп, шушында документларымны тапшырдым. Әлегә киләчәктә кайда эшләячәгем турында төгәл генә әйтә алмыйм. Эшкә чакыручылар бар, әмма башта укуны тәмамларга кирәк. Бүген исә шунысын төгәл әйтә алам: кайчандыр шушы юнәлешне сайлап, ялгышмавымны аңладым, — ди егет.
Әлбәттә, студентларның мондый нәтиҗәләргә ирешүендә уку йортының өлеше зур. Алар студентларны барлык яклап та әзерлекле итеп чыгара.
— Ел саен республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре министрлык аша яисә безнең үзебезгә турыга чыгып, өстәмә көчләр кирәклеге турында заявкалар калдыра. Ветеринария, агрономия һәм башка белгечлекләр буенча ничә кеше кирәклеген әйтә алар. Шушы заявкаларны карап, без студентларны әлеге хуҗалыкларга юллыйбыз да инде. Студент билгеләнгән җиргә барып урнашкач та аның нинди шартларда яшәве турында белешәбез һәм аның җитәкчесе белән даими аралашып торабыз. Берникадәр вакыт үткәч, мин үзем укучыбызның эшен барып күрәм. Урындагы җитәкчеләр билгеләвенчә, студентларның урып-җыю вакытында шулай авылларга кайтуы бик зур ярдәм. Уңай һава шартларында үстерелгән игенне җыеп өлгереп калырга да кирәк бит. Ә студентлар шул рәвешле үзләренә тәҗрибә туплый. Моннан тыш, укучылар бу вакытта рәсми рәвештә эшкә урнаша һәм эш хакы да ала. Шуңа да әлеге алым ике як өчен дә отышлы, — ди Башкорт дәүләт аграр университетының һөнәри юнәлеш бирү эше, практиканы оештыру һәм эшкә урнаштыру бүлеге мөдире Мидхәт Төхвәтуллин.
Әйткәндәй, Рамилнең мондый нәтиҗәгә ирешеп, шулай бүләкләнүе университетта беренче очрак кына түгел. 2018 елда биредә укучы тагын бер егет машина белән бүләкләнгән булган.
Авыл хуҗалыгын үстерү — бүген республика җитәкчелеге билгеләгән өстенлекле максатларның берсе. Яшь белгечләргә төрлечә ярдәм күрсәтү, аларны эшкә урнаштыру, субсидияләр бирү буенча бу тармак бүген иң алдынгыларның берсе дип әйтсәк тә арттыру булмас. Сер түгел, бүген инде авыл хуҗалыгы эше дә заманчалаштырылган. Шуңа да анда көч салу, элекке белән чагыштырганда, авыр хезмәт таләп итми, әмма биредә эш зур тырышлык һәм заманча белем таләп итә. Ә тырышканнар, күрүебезчә, үз эшенең нәтиҗәсен күрә.