Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 декабрь 2020, 19:05

Малларны кышлату

Маллар имин кышласын өчен ныклы азык базасы кирәк.

Авылда яшәүчеләр маллар кышкы чорны имин үткәрсен өчен ныклы азык базасы булдыру һәм уңайлы шартлар тудыру кирәклеген яхшы белә. Шуңа да малы булган һәркем җәйдән кыш буена җитәрлек күләмдә азык хәзерли, абзарларын ремонтлый.
Иске Казанчы авылыннан Зөбәрҗәт һәм Рифат Аллаяровлар да кышка ныклы әзерләнеп кергән. Алар гаилә коргач, берничә ел Пермь крае Чернушка шәһәрендә яши. Әмма авыл һавасын сулап, чишмә суларын эчеп үскән яшьләрне туган туфрак үзенә тарта. Киңәшләшәләр дә Рифатның әти-әнисе янына кайталар. Бәләкәйдән хезмәт тәрбиясе алып үскәнгә күрә бер эштән дә куркып тормыйлар, җиң сызганып дөнья көтәргә тотыналар. Рифат Ринат улы мөгезле эре терлек үрчетергә карар итеп, крестьян-фермер хуҗалыгы ача. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша бирелгән субсидияне максатлы тотынып, әти-әнисенең, тормыш иптәшенең ярдәме һәм тырышлыгы белән эшчәнлеген җәелдереп җибәрә ала. Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне арендага алып, ашлык, күпьеллык үләннәр чәчә.
— Быел ел уңышлы булды дип әйтә алам. Печән дә яхшы сыйфатлы булды, чөнки вакытында чабып, җыеп рулоннарга чорнадык. Көзге яңгырлар үтеп әрәм булмасын өчен ташып өеп тә куйдык. Шулай ук бодай чәчеп мул уңыш алдык, — дип сөйли Рифат Ринат улы. — Барлык эшләрне гаиләбез белән башкарабыз. Хуҗалык зур булгач, барыбызга да эш җитәрлек. Әтием Ринат Кадим улы, әнием Мәүлия Миңнулла кызы һәм тормыш иптәшем Зөбәрҗәт Сәетхан кызы киңәшчеләрем дә, ярдәмчеләрем дә.
Рифат Аллаяровның эшләре уңышлы баруында, әлбәттә, үз тырышлыгы, ныкышмалылыгы, якыннарының ярдәме зур роль уйный. Бүген зур хуҗалыкта 15 баш мал асрала, шуларның җидесе савым сыеры. Моңардан тыш, тавык, үрдәк үстерәләр. Мал азыгы хәзерләү өчен кирәкле техника, агрегатлар сатып алганнар. Алар үз хуҗалыкларында эшләүдән тыш, авылдашларына да ярдәмләшәләр. Бу булдыклы гаилә ялкауланмасаң, эштән курыкмасаң, туган җиреңне яратсаң, авылда да җитеш тормышта матур яшәргә мөмкин икәнлеген ачык дәлилли. Аллаяровлар элек-электән умартачылык белән дә шөгыльләнә.
— Әлеге кәсеп безгә әтием, дәү әтиемнән үк күчкән. Бал кортларын карау серләренә алардан өйрәнеп калган идем, шуннан соң беркайчан аны ташламадым, — дип сөйли Ринат Кадим улы. — Бу бәләкәй генә, әмма искиткеч тырыш бөҗәкләр эшсөярлеккә, чыдамлыкка өйрәтә, ә алар җитештергән продукция татлы да, дәвалау үзлегенә дә ия. Ел әйләнәсенә өстәлебездән бал өзелгәне юк, үзебездән артканын сатып, гаилә бюджетын да ныгытабыз.
Зөбәрҗәт Сәетхан кызы Иске Казанчы мәктәбендә быел беренче сыйныфка килгән 13 балага белем дөньясы серләрен ача. Моңардан тыш, ул тәрбияче эшен дә алып бара. Үзләренең дә ике уллары үсеп килә: өлкәне Рузаль 2нче сыйныфта укый, ә бәләкәе дүрт яшьлек Ридаль балалар бакчасына йөри. Икесе дә әти-әнисен уңышлары белән сөендерә.
— Балаларны тәрбияләүдә әниебез Мәүлия Миңнулла кызының ярдәме бәяләп бетергесез. Ул эштән кайтуыбызны телеңне йотарлык тәмле ашлары белән көтеп тора, күңел җылысын салып бәйләгән йомшак оекбаш-бияләйләр белән куандыра. Ә әтиебез Ринат Кадим улы оныкларын хуҗалык эшләренә, умартачылык серләренә өйрәтә. Аларга рәхмәтләребез чиксез, безгә акыллы киңәшләре биреп, сәламәтлектә озын гомер кичерүләрен телибез, — ди зур ихтирам белән Зөбәрҗәт Сәетхан кызы.
Менә шундый тырыш, булдыклы, соклангыч гаилә яши Иске Казанчы авылында. Алар “чит җирләрдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул” хакыйкатен раслап, башкалар өчен туган ягыңның чын патриоты үрнәген күрсәтеп гомер кичерә. Мондый уңган, максатчан яшь гаиләләр булганда, авылның киләчәге өметле, дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: