Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 ноябрь 2020, 18:20

Маллар имин кышласын

Малларны кышлату зур җаваплылык һәм тырышлык таләп итә.

Хәстәрлекле хуҗалар малларын кышлатуга җәйдән үк әзерләнә башлый. Малларның гомере һәм сәламәтлеге хуҗаларның бу эшкә никадәр җаваплы каравына һәм барысы да никадәр яхшы әзерләнгәнлегенә бәйле. Кышка әзерлек эше нечкәлекләре турында Күбияздан Мөхәмәтовлар белән сөйләштек.
Лүзия һәм Рәмил Мөхәмәтовлар бала чакларыннан ук хайваннар карарга яраткан һәм киләчәктә тормышларын алар белән бәйләү хыялы булган. Нәтиҗәдә, хәзер Лүзия Фәтәви кызы — Аскын район ветеринария станциясенең Күбияз участогы мөдире, ә Рәмил Фәнис улы — ветеринария фельдшеры. Алар икесе дә Башкорт авыл хуҗалыгы институтында (хәзер — Башкорт дәүләт аграр университеты — автор искәрмәсе) югары белем алган, шунда танышканнар да инде. Бүген аларның хуҗалыгында ике сыер, өч бозау асрала. Салкыннар җитүгә җентекле әзерләнәләр, чөнки аның никадәр катлаулы һәм җаваплы чор икәнен яхшы аңлыйлар. Мөхәмәтовлар малларның сәламәтлеген ныгыта, кышлаячак биналарны тәртипкә китерә.
— Малларның кышны яхшы үткәрүе, беренче чиратта, сыйфатлы азык белән тәэмин ителгәнлеккә һәм аны дөрес тотынганлыкка бәйле. Җәйге айларда малларга кыш буена җитәрлек печән хәзерлибез. Эчерүгә килгәндә, су һәрчак чиста, температурасы кимендә 10 градус җылылыкта булырга тиеш, — дип сөйли белгечләр.
Әгәр азык белән мәсьәләләр хәл ителгән икән, малларның сәламәтлеген ныгыту турында уйларга кирәк. Беренче чиратта, тоякларга игътибар итү мөһим. Тоякларның формасы үзгәрүе, ягъни артык үсеп бөгелүе, сынуы сеңерләре тартылуга, буыннар авыртуына китерә. Шулай ук авыр чирләрне кисәтү максатында тире асты бөгәлчәне (укра), котыру чиренә каршы прививкалар ясатырга кирәк. Җәйге көтүләү чорыннан соң, салкыннар алдыннан малларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен витаминнар бирәләр.
Малларның сәламәтлегенә нинди шартларда яшәүләре дә зур йогынты ясый. Абзарлар чиста, якты, җылы булырга, әмма анда температура 10-12 градустан артмаска тиеш. Артык салкын булса, маллар тән җылысын тотуга күбрәк энергия сарыф итә, димәк, ашавы шуңа китә, сөтләре кими дигән сүз, ә артык җылылык аппетитлары кимүгә, күбрәк су эчүгә китерә. Абзарда дымлылык югары булса, ашадан-аша җил үтсә, малларның салкын тидереп чирләве бар. Моңардан тыш, абзарны һәрдаим тирестән чистартып, малларны тышка чыгарып җилләтеп торырга кирәк.
Ләйсән Хамматова.
Читайте нас: