Һәркемнең яраткан шөгыле, мавыгуы була: кемдер биергә, гитарада уйнарга ярата, кемгәдер бакчачылык яки агачтан уеп әйберләр эшләү ошый — дөньяда кызыклы кәсепләр бихисап. Дәүләт авылында яшәүче Айдар Мөхәмәтдинов кирәкмәгән тимер-томырдан авыл хуҗалыгы техникасы, тракторлар җыю белән мавыга.
Айдар Мөхәмәтдинов Зирекле Чишмә авылында Әмирҗан һәм Зөлфирәнең ишле гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Айдар бәләкәй чагыннан ук агачтан көнкүреш әйберләре җитештерү белән кызыксына, моңа ул әтисеннән өйрәнә. Әмирҗан Бәлагытдин улы өстәлләр, чиләк-көянтәләр, мичкәләр эшли, хатынына орчык, уклау кебек әйберләрне дә үз куллары белән эшләп бирә. Күп әйберләр әле дә, дистәләрчә еллар үткәннән соң да хезмәт итә, бу аларның сыйфатлы эшләнгәнлегенә ишарә. Әтисенең эшләнгәнен карап торып, Айдар да кызыксына башлый, аннары үз гаиләсен коргач, өен үзе эшләгән җиһазлар белән бизи.
Алар тормыш иптәше Розалия белән елның чәчәккә күмелгән иң ямьле чорында — 1992 елның язында таныша һәм икенче елның язында гаилә коралар. 1999 елга кадәр яшь гаилә Айдарның туган авылында яши, аннары күрше Дәүләт авылына күченә. Мөхәмәтдиновлар мәхәббәт җимешләре — уллары Айнур һәм кызлары Рүзиләне сөю-назга күмеп үстерә. Әйткәндәй, күптән түгел кызлары әни булган, дәү әти-дәү әни шатлыгына кечкенә Самира үсеп килә. Уллары Айнур да әтисе һәм дәү әтисе кебек агач эшенә кызыксыну белдерә.
Айдар Әмирҗан улы 90нчы еллар ахырында агач эшеннән тыш, техника җыю белән мавыга башлый. Беренче тракторын 1997 елда җыя, ул әле дә бәрәңге утырткан һәм алган вакытта кулланыла, чөнки аңа кирәкле корылмалар тагып була. Ул заводта эшләнгән тракторлардан бер дә калышмый, шундый ук эшләр башкара.
— Мин инде 25 елга якын тимердән төрле техника җыю белән шөгыльләнәм. Хуҗалыкта заводта эшләнгән бернәрсә дә юк, барысын да үз кулларым белән эшләргә тырышам. Өч трактор җыйдым, әле төягеч эшләү белән мәшгульмен, шулай ук үз кулларым белән эшләгән утын яргыч, бәрәңге утырткыч һәм алгыч, ТО-40 төягеч бар, аңа кабинаны узган ел эшләдем. Әлеге вакытта минипилорама җыям — хуҗалыкта агач яру станогы булу бик уңайлы бит, — диде Айдар Әмирҗан улы.
Урындагы “Кулибин”, аны авылда шулай дип йөртәләр, беренче мавыгуы турында да онытмый, агачтан караватлар, шкаф, өстәлләр җитештерә. Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, Айдар Мөхәмәтдинов үзенә генә түгел, сораганнарның барысына да мунча мичләре дә эшләп бирә.