Авылларда каз өмәләре чоры җитте. Уңган хуҗабикәләр язын сатып алган яки үз казларын утыртып чыгарган бәләкәй генә сары йомгаклардан зур-зур казлар үстергән. Татар-башкорт халкы элек-электән каз-үрдәкне көзен өмә ясап, эшкәрткән. Бу өмәләр уен-көлке, җырлар белән үрелеп барган, шуңа да чын бәйрәмгә әверелгән. Симертелгән каз түшкәләре кемнеңдер никах, туй, Яңа ел табынын бизәр, туганнарга күчтәнәчкә бирелер. Ә мамыгы йомшак мендәр, түшәк булып тутырыла, каурый-канатларына да хуҗалыкта урын табыла. Тырышлар һичкайчан алданмый, отышта кала.
Үрмиязда яшәүче Гүзәл Йосыпова бер ел да калмый каз, үрдәк, бройлер чебешләр алып үстерә. Быел алар улы Азамат, килене Фидания белән хәтта үзләре инкубаторга йомырка куеп, иллегә якын чебеш чыгарткан һәм күркәләр, егерме биш каз сатып алып үстергән. Моны әйтүе генә җиңел, ә җәй буе күпме артларыннан йөрергә, ашатырга, эт-песи, карга-козгыннан сакларга кирәк. Һәм менә тырышлык нәтиҗәсе — һәрберсе 4-5 килограмм тарткан каз түшкәләре тезелеп тора. Исән-сау булып, балалар-оныклар, туган-тумача белән күңелле вакыйгалар уңаеннан табын артына җыелып, сыйланырга Ходай насыйп итсен.