Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
21 июнь 2021, 10:45

Матур чара авылдашларны җыйды

19 июньдә Күбияз халкы үзенең авылдашларын очрашуга җыйды. Биредә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гө

Матур чара авылдашларны җыйды
Матур чара авылдашларны җыйды

19 июньдә Күбияз халкы үзенең авылдашларын очрашуга җыйды. Биредә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды. Авылыннан читтә яшәүчеләр, яше-карты барысы да кайтырга, килергә тырышкан.

Күбиязлыларны күркәм чара уңаеннан район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов тәбрик итте. Ул һәркемгә сәламәтлек, үзләрен саклауларын, коронавирустан бигрәк тә саклык  чарасы буларак, вакцина ясатуны алгы планга куйды. Халыкка мөрәҗәгать итеп, актив рәвештә вакцина ясатуларын сорады.

Бәйрәмдә халык, спорт уеннары урын алган иде. Авыш баганага менү, көянтәләп су ташу, калакка йомырка салып йөгерү, капчык белән сугышу, бигрәк тә спорт уеннары көрәш, волейболда катнашучылар күп булды. Көрәштә төп бүләк — тәкәне Күбияз егете Илнур Суфиянов алды. Күбияз агинәйләренең җырлары бик күңелле булды. Бәйрәмне музыкаль яктан якташыбыз, Чураш авылы егете Җәлил Гайбадуллин һәм аның иҗатташ дуслары бизәде. Бу көнне һәркем рәхәтләнеп ял итте, уенда катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алып куанды.

Сөмбел Әсләмова.

 

Матур чара авылдашларны җыйды
Матур чара авылдашларны җыйды
Читайте нас: