Ышаныч
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Заман белән бергә атлый

“Спутник” кулланучылар җәмгыятен чын-чынлап район горурлыгы дип атарга мөмкин.

“Спутник” кулланучылар җәмгыятен чын-чынлап район горурлыгы дип атарга мөмкин. Күп кенә аскынлы өчен кулланучылар җәмгыятенең кибетләре генә түгел, ә продукциясе дә балачактан яхшы таныш. “Спутник” кулланучылар җәмгыяте рәисе Алмаз Шаһиев белән әңгәмәдә сүз җәмгыять ничек яшәве һәм эшләве, заман таләпләре оешма эшенә нинди йогынты ясавы турында бара.
— Алмаз Гафифович, “Спутник” һәм “Спутник+” җәмгыятьләре бүген нинди юнәлештә эшли?
— “Спутник” кулланучылар җәмгыяте — ваклап сату, “Спутник+” җитештерү өлкәсендә эшли. Бүген район буенча ваклап сату эшен 24 кибет һәм ике икмәк ларегы башкара. “Юлдаш” җәмәгать туклануы кафесы да эшли, аның базасында ярымфабрикатлар җитештерелә һәм үзебезнең сәүдә нокталарына куела. Моңардан тыш, кафеда банкетлар һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен заказлар кабул ителә. Соңгы елларда сату һәм җитештерү күләме кимү коллективта оптимальләштерү процессына, штат кыскартылуга китерде. Шуның өчен күп кенә хезмәткәрләргә бер үк вакытта төрле вазифалар башкарырга туры килә. Әмма шуңа карамастан, кадрларга ихтыяҗ бар, беренче чиратта, сатучыларга. Арбаш, Чишмә-Үрәкәй авылларында сатучылар булмау сәбәпле, кибетләр ябылды.
— “Спутник” кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе булып күптән түгел генә эшли башладыгыз...
— 2016 елның октябреннән “Спутник” кулланучылар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарам. Аңа кадәр 13 ел товар белгече булып эшләдем, шулай булгач, коллектив таныш, якын. Коллектив тату, бердәм, тырыш, күпләр (бухгалтерлар, икмәк пешерүчеләр, водительләр, технологлар, пешекчеләр, сатучылар) биредә озак еллар фидакарь хезмәт сала. Бүген “Спутник” җәмгыятендә 72 кеше — сәүдә, 28 кеше җитештерү өлкәсендә эшли, барысы да үз эшләренең осталары.
— Икмәк, һичшиксез, һәр өстәлнең төп азыгы, табын күрке. Ә аны җитештерү җаваплы гына түгел, ә иң мөһим эш. “Спутник+” икмәк-булка эшләнмәләрен җитештерү юнәлешендә озак еллар эшли. Бүген икмәк пешерү йортының эшчәнлеге нинди дәрәҗәдә?
— Әйе, чынлап та, икмәк пешерү йорты кулланучылар җәмгыятенең иң эре объекты исәпләнә. Биредә хезмәткәрләр эшләрен яратып, күңел биреп башкара. Мәсәлән, үз эшенең остасы булган Людмила Колокольникова технолог булып утыз елдан артык эшли. Гомумән, икмәк пешерү йортында эшләүче һәркем турында мондый җылы, лаеклы сүзләр әйтергә мөмкин. Шушы коллективта тугыз икмәк пешерүче, технолог, хуҗалык хезмәткәре тырыш хезмәт сала. Оешма һәр көн тәүлек әйләнәсенә эшли, ярты елда җитештерелгән продукция күләме 87 тонна 400 кг тәшкил итте. Яңа уку елына мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән икмәк китерүгә килешүләр төзергә планлаштырабыз. Узган еллар белән чагыштырганда икмәк җитештерү күләменең бераз кимүе күзәтелә, бу беренче чиратта, ваклап сату күләме кимүгә бәйле.
— Минемчә, аскынлыларның күпчелеге “Спутник+” җәмгыяте бай ассортиментта икмәк-булка эшләнмәләре җитештерүе хакында белмидедәр дә...
— Соңгы вакытта безнең продукция ассортименты сизелеп артты, һәм аның төрлелеге буенча районда конкурентлар юк. Ун төрле икмәк кенә пешерәбез. Районда җитештерү буенча семинар үтүе эшчәнлегебезне киңәйтүдә мөһим роль уйнады. Анда җиде район катнашты, Башпотребсоюздан технологлар чакырылды. Мәсәлән, бүген икмәк пешерү йорты “Фитнес”, “Русский”, “Илеш”, колмак, карабодай икмәкләре, багетлар, батоннар, печеньелар һ.б. продуктлар җитештерә. Безнең товар халык күңеленә хуш килер дип ышанабыз, чөнки икмәк-булка эшләнмәләрен урындагы җәмгыять тәкъдим итә.
— Чынлап та, кибет киштәләрендәге икмәк төрлелегеннән күзләр камаша, шулай булгач, сатып алучы алдында кайсысын сайларга соң дигән сорау да туа хәтта. Әмма продуктны сайлаганда аның бәясе төп фактор булып тора...
— Без җитештергән икмәк бәясенә килгәндә, ул район буенча уртача. Әмма аның сыйфаты башка икмәк пешерүчеләр белән чагыштырганда югары булуын билгеләп үтү урынлы булыр. Икмәк пешергәндә тик табигый продуктлар гына кулланыла, консервантлар юк. Продукциябез җәмгыятебез кибетләре, үзебездәге һәм Караидел районындагы “Полушка” супермаркеты аша сатыла. Хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзербез.
— Югарыда билгеләп үтүегезчә, соңгы елларда кулланучылар ихтыяҗы кими, ә бит бу сезнең төп эшчәнлек юнәлеше. Бүген кулланучылар җәмгыятенең эше ничек корылган?
— Икмәк-булка эшләнмәләреннән тыш, җәйге чорда лимонад җитештерәбез. Шушы продукцияне чыгару кулланучылар кооперативына ярыйсы гына керем китерә, шулай булгач, бу юнәлештә эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк. Лимонад рецепты дистә еллар сакланып килә, гадәттәгечә, сироп әзерләү өчен арзан химик компонентлар кушмыйбыз. “Юлдаш” кафесы базасында пилмән, котлет, манты, ит фаршы җитештерәбез. Продукцияне кафеда да, кибетләребездә дә сатабыз.
— Киләчәктә оешма эшен ничек күзаллыйсыз?
— Беренче чиратта, җитештергән продукция күләмен саклау, шулай ук яңа кибетләр ачу, кадрлар мәсьәләсен хәл итү, иң мөһиме — ваклап сатуны арттыру мотлак. Районда сыйфатлы тушенка җитештерү эшен җайга салырга кирәк. Киләчәккә якты өметләр баглап, ышанычлы адымнар белән атлыйбыз.
— Алмаз Гафифович, эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Артем Белозеров.

Читайте нас