Ышаныч
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Зәңгәр ягулык килсә һәр өйгә

Район инфраструктурасын “Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте Бөре филиалы Аскын комплекслы хезмәт участогы, ягъни “Газсервис” оешмасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Район инфраструктурасын “Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте Бөре филиалы Аскын комплекслы хезмәт участогы, ягъни “Газсервис” оешмасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Зәңгәр ягулык — көнкүрештә файдалану өчен уңайлы һәм отышлы ресурсларның берсе — аның белән өйне дә җылытырга, азык та әзерләргә мөмкин. Бүген бу оешманың нинди эшләр башкаруы, нинди мәсьәләләр хәл итүе турында предприятие начальнигы Хәмит Гайдуллин белән әңгәмә кордык.
— Хәмит Талипович, бүген оешма ниләр белән шөгыльләнүе турында әйтегез әле?
— Әлеге вакытта эшләрне ике линия буенча алып барабыз. Беренчесе — файдалану һәм техник тәэминат, шулай ук 2016 елның декабрендә төзелгән план һәм график буенча агымдагы ремонт. Икенчесе — шәхси йортлардагы газ җиһазларын техник хезмәтләндерү, монтажлау, алыштыру, газ үткәрү, шулай ук плитәләр һәм пар казаннары урнаштыру. Мәсәлән, әлеге вакытта район үзәгендә Пионер һәм М.Горький урамнарында ике регулятор пунктын алыштыру эше бара.
— Сез район үзәгендә яшәүчеләрнең 60 проценты газдан файдалана дигән идегез. Башка авылларга газ үткәрү эше ничек бара?
— Районда газ кулланучылар саны тотрыклы үсә бара диясем килә. Ел саен 150дән артык өйгә газ кертелә. Районда 17 торак пунктка газ сузылган, бу 30 процент тирәсе. Газ үткәрәсе авыллар да бар әле, мәсәлән, Кышлау-Елга, Әмир, Билгеш. Аларда уңайлыклар тудыруны хуплаучы бик актив халык яши. Авылларга газ үткәрү проекты төзелгән, әмма моңа акча бүлү мәсьәләсе әлегә ачык кала.
— Гадәттә, кадрлар оешма нигезен тәшкил итә.
— Әйе, бөтен предприятие дә, беренче чиратта, ике көчкә таяна. Беренчесе — хезмәткәрләр. Безнең штат квалификацияле хезмәткәрләр белән тулысынча комплектланган. Нигездә, “газовиклар” — яшь кешеләр. Хәзерге заман яңа таләпләр куя, һәм иң мөһимнәренең берсе — һөнәри белем булуы. Әгәр элегрәк махсус белеме булмаганнарны да эшкә алу очраклары булса, хәзер бу мөмкин түгел. Икенчесе — техник тәэминат. Без ышанычлы техника белән эшлибез, аның сыйфаты һәм уңайлылыгы зур әһәмияткә ия. Хезмәткәрләр махсус кием һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
— Оешмага һәрдаим хәл итәргә туры килгән көнүзәк мәсьәләләр бармы?
— Эшебезгә кагылышлы мәсьәләләр бар. Мәсәлән, җәйге чорда предприятие хезмәткәрләренә эш йөкләнеше арта. Ләкин барысына да өлгерәбез. Шуны да әйтергә кирәк: турыдан-туры кешеләр белән эшләгәч, клиентлар белән аралашу үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга туры килә. Еш кына шундый хәл килеп чыга, абонент газ үткәрүгә акча түли һәм барысы да икенче көнне үк эшләнәчәк дип көтә. Бу очракта безнең бурыч — булачак абонентка газ үткәрү эше күпмедер вакыт таләп итүен аңлату. Районда, нигездә, итагатьле кешеләр яши һәм эшебезгә аңлап карый.
— Оешманың төп өстенлекләре нинди?
— Һәрчак үземнең һәм оешма хезмәткәрләре алдына куйган төп бурыч — газ корылмаларыннан аварияләрсез файдалануны тәэмин итү, бу халык һәм хезмәткәрләрнең хәвефсезлеге нигезен тәшкил итә. Халыкны газ белән өзлексез тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Бу бурычларны җиренә җиткереп башкарабыз. Эшчәнлегебез күпсанлы факторларга бәйле булганлыктан, әлбәттә, өзеклекләр дә килеп чыга, әмма аларны булдырмаска тырышабыз.
— Сүзебезне йомгаклап, киләчәккә нинди теләкләрегез бар?
— Әлбәттә, зәңгәр ягулыкның һәр өйгә барып җитүен телим. Шул очракта тормышыбыз күпкә уңайлырак булыр һәм районда яңа эш урыннары барлыкка килер иде. Барысы да бу юнәлештә үсешер дип ышанам. Очрактан файдаланып, газ һәм нефть тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлыйм!
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Вадим Шәрәфетдинов әңгәмәләште.
Автор фотосы.

Читайте нас