Ышаныч
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Юлларны кардан чистарту

Районда көтмәгәндә күпләп кар яуды. Ике тәүлек эчендә юлларны һәм тыкрыкларны кар каплады.

Районда көтмәгәндә күпләп кар яуды. Ике тәүлек эчендә юлларны һәм тыкрыкларны кар каплады. Подряд юл оешмалары штат режимында эшли, “Аскын җылылык челтәрләре” муниципаль предприятиесе шулар исәбендә. Предприятиенең кардан чистарту техникасы һәрвакыт эштә: юлга иртәнге сәгать дүрттән чыга. Беренче чиратта, кардан авылның үзәк урамнары чистартыла. Өч берәмлек техника җәлеп ителгән: автогрейдер, Т-150, МТЗ тракторлары. Күпфатирлы йорт ихаталары, юллар, тыкрыклар кардан арындырыла.

Әгәр “Уралуниверсалстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бер техникасы Көньяк-Көнбатыш микрорайоны урамнарын чистартса, икенчесе Султанай, Каракүл, Яңа Карткисәк авылларында эшли.

Район үзәгенә ерак урнашкан авыллар урамнарында хәлләр башкачарак. Яңа ел каникулларыннан соң кардан чистарту техникалары анда тик ике көннән соң барды.

Лилия Шәрифгалиева.

Булат Нартдинов фотосы.
Читайте нас