Район хакимиятендә “2018-2022 елларда БР Аскын авылында уңайлы шартлар тудыру” муниципаль программасын төзү эше бара (бу хакта 50нче санда “Туган авылны матурлыйк” дигән мәкалә чыкты). Район үзәге халкы Аскын авылында тормыш уңайлы булсын өчен нинди тәкъдимнәр кертә?
Петр Борисов, пенсионер, “Йәшлек” ял паркы инициаторы:
— Саегаеп барган Бурминка елгасын күреп йөрәк әрни, ә кайчандыр аның суы ташып тора иде. Анда балыклар гына түгел, хәтта кыслалар да бар иде. Су коенырга да, көймәдә йөзәргә дә мөмкин иде. Ә хәзер нәрсә калды?
Берничә ел элек мин “Красноусольск” шифаханәсенә ял итәргә бардым. Анда Усолка елгасын берничә урында зур ташлар белән буып алганнар: су күтәрелеп, зур булмаган шарлавыклар барлыкка килгән. Нинди матурлык, хозурлык! Билгеле булуынча, су тынычландырып кына калмый, ә дәвалау көченә дә ия, шуның өчен аның янында һәрвакыт кеше күп. Шушы тәҗрибәне сынап карарга тәкъдим итәм, өстәвенә, аз чыгымлы, әмма нәтиҗәле. Моның өчен юл оешмалары һәм башка кирәкле техника бар. Шулай эшләгәндә су күләме елгада гына түгел, ә коеларда да күтәрелер, үсеп килүче буын безнең яшь чактагы суы ташып торган Бурминканы күрер иде.
Ризида Галимова, район Мәдәният йорты кырындагы “Ләйсән” халык вокаль ансамбле җитәкчесе:
— Мин, мәдәният хезмәткәре буларак, беренче чиратта, район Мәдәният йорты бинасын үзгәртеп корып, аңа караган территорияне төзекләндерер идем. Бу район халкының һәм килгән кунакларның ял итү йорты. Ә мәдәнияттән башка уңайлыклар турында сөйләргә мөмкинме соң? Район Мәдәният йорты янында балалар мәйданчыгы урнаштыру яхшы булыр. Алар, әлбәттә, бар, авыл үзәгендә дә артык булмас, киресенчә, ихтыяҗ зур булыр иде. Аскында өлкән буынның ялын оештыру өчен бернәрсә дә юк. Мәсәлән, җәйге кафе оештырырга мөмкин.
Марат Әмиров, “Аскын электр челтәрләре” җәмгыятенең электр энергиясен исәпләү буенча инженер:
— Район үзәгенең кайбер урамнарында тротуарлар булмау мәсьәләсен күтәрер идем. Мәсәлән, Гагарин, Деткин, Комсомол урамнары һәрвакыт транспорт белән тулы, ә халык юл читеннән йөрергә мәҗбүр. Аннары Совет һәм Пионер урамнарындагы юл чатында (мәчет янында) светофор урнаштыру яхшы булыр иде.
Барлык социаль объектлар һәм кибетләрдә инвалидлар өчен керү җайланмалары урнаштырылмаган. Моңа игътибар итәргә кирәк. Безнең өчен берничә баскычтан менү авырлык тудырмый, ә аларның бит бу көченнән килми. Әйткәндәй, район үзәгендә сәламәт кеше дә менә алмый торган пандуслар бар.
Сабантуй бәйрәмен барыбыз да ярата. Шушы чараны оештыру өчен бүленгән территориягә килү барысына да ошый. Ул киртәләп алынып, бүген анда булган әйберләр сакланса яхшы булыр иде.
Гүзәл Шәңгәрәева, Аскын 1нче мәктәбенең социаль педагогы:
— Авылыбыз көннән-көн матурлана. “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” өстенлекле проектында катнаша алуыбыз бик тә яхшы. Җәмәгать территорияләрендә эскәмияләр, урналар урнаштырырга кирәк. 3-5 яшьлек балаларның үсеше өчен кинофильмнар карау, туңдырма ашау өчен ял бүлмәләре юк.
Айдар Галиев, ЮХХДИ дәүләт инспекторы:
— Район үзәгендә балалар өчен күңел ачу комплекслары юк. Быел көйсез һава шартлары нәтиҗәсендә алар тышта уйный алмый, Уфа шәһәрендәге “Космик” комплексы кебегрәк ябык мәйданчыклар кирәк.
Люция Камалова, Башкорт дәүләт университеты студенты:
— Нинди генә авылга яисә шәһәргә барсаң да, иң беренче чиратта тәртипкә, чисталыкка игътибар итәсең. Шулай булгач, без дә район үзәгебезне матурлауга, төзекләндерүгә омтылырга тиеш. Җәяү йөрүчеләр хәвефсезлеге өчен тротуарлар кирәк. Яшьләр бүлеге тырыш, максатчан яшьләр белән эшне активлаштырсын иде.
Фәрдүс Әхмәтов, Аскын 2нче мәктәбенең физкультура укытучысы:
— Аскында матди-техник яктан ныклы булган чаңгы базасы булырга тиеш дип исәплим. Чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен берничә пар чаңгы гына җитми бит әле, костюмнар кирәк, кыскасы, базаның ныклы булуы мөһим. Җәйге чорга килгәндә, җиңел атлетика белән шөгыльләнү, ярышлар үткәрү өчен стадион кирәк. Бу футболны үстерү өчен дә зур этәргеч булыр иде.
Айдар Әгзамов, кадастр инженеры:
— Минем карашка район үзәгендә, нигездә, бар нәрсә дә бар: парк төзеделәр, “Батыр” комплексында спорт белән шөгыльләнергә мөмкин, кафе бар. Бер генә нәрсә — кинотеатр юк, мәсәлән, Бөре шәһәрендәге кебек. Анда яңа фильмнар да күрсәтәләр, балалар өчен уен мәйданчыклары бар.
Р.S: Хөрмәтле аскынлылар! Әгәр район үзәгендә уңайлы мохит булдыру буенча уй-фикерләрегез, тәкъдимнәрегез булса,
yantiyak@yandex.ru электрон почта адресына языгыз (“Комфорт” билгесе белән), шулай ук “ВК” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә шәхси язмалар калдырыгыз, яисә 8(34771) 2-15-91, 2-19-53 телефоннары буенча шалтыратыгыз.