Аскынлылар район үзәге ел саен сизелеп матурлануы, үсешүе белән килешәдер. Халык тормышында уңайлыклар үстерүче инженер коммуникацияләр һәм юл челтәрләре белән бәйле мәсьәләләр вакытында һәм планлы хәл ителә. Төзүчеләр көне уңаеннан район хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров белән әңгәмәдә сүз быелгы төзелеш чоры йомгаклары һәм киләчәккә планнар турында бара.
— Район буенча төзелеш динамикасына йомгак ясасаң, агымдагы елда күләм артканмы яисә, киресенчә, кимегәнме?
— Әлегә бу хакта сүз алып барырга иртәрәк, өстәвенә, үзгәрешләр көтелә әле. Әгәр барлык планлаштырылган инвестицияләр вакытында килсә, күләм узган ел белән чагыштырганда шул ук дәрәҗәдә кала, дип әйтергә мөмкин.
— Вадим Сәфәргалиевич, быел нинди объектларны мөһим дип атар идегез?
— Куяштыр авылын су белән тәэмин итү берничә ел дәвамында кискен мәсьәлә булып килде, анда халык азык хәзерләү өчен күл суыннан файдаланды. Узган елда БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов ярдәмендә скважина эшләнде, ике суэтем башнясы урнаштырылды, агымдагы елда “Партнертехсервис+” җәмгыяте тарафыннан суүткәргеч торбалар салына башланды. Эшне тәмамлау өчен бүленгән биш миллион сум белән беррәттән янә 2 млн 700 мең сум таләп ителә.
Соңгы елларда район үзәге халкының юлларны ремонтлау үтенече арта. Билгеле булуынча, Аскын күзгә күренеп үсешә, төзекләндерелә, шулай булгач, юллар салу, ремонтлау — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Моны озак көттек һәм агымдагы елда ниятебезгә ирештек: район үзәгендә 17 урам (гомум озынлыгы 11 км) территориаль заказга кертелде. Финанслау тулы күләмдә планлаштырылмауга (якынча 30%) карамастан, мәсьәләнең көнүзәклеген исәпкә алып, быел эшләр подрядчыларның акчалары исәбенә тәмамланачак. Аскын авылы халкын су белән тәэмин итүдә көнүзәк мәсьәләләр исәбендә. Суүткәргеч корылма төзелеше Республика адреслы инвестиция программасына кертелде һәм Башкортстан Республикасы юбилее уңаеннан 100 объект исәбендә. 120 млн сум планлаштырылган, ул ике ел дәвамында тигез өлештә үзләштереләчәк.
— Район үзәге халкын яңа суүткәргеч корылмасы файдалануга тапшырылганнан соң суга хак артамы дигән сорау борчый.
— Әлегә бу хакта нәрсәдер әйтергә иртәрәк, чөнки бу корылманы һәм суэтем станцияләрен файдалану характеристикаларын белеп бетермибез. Әмма шуны әйтеп үтәргә кирәк, ара ераклыгы бик үк мөһим роль уйнамый, сметага ярашлы куәтле насослар салынды. Шулай булгач, суга хак сизелерлек арта дип уйламыйм. Тарифлар раслау Башкортстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты карамагында.
— Су тәэминаты мәсьәләсенә бер кагылгач, бу район буенча тагын кайда кискен тора?
— Бу проблема Аскын белән Куяштыр авылларыннан тыш, нигездә, башка җирдә юк. Булса да бик сирәк, алар да скважина, кое эшләтү исәбенә хәл ителә. Бүген бу мәсьәләне Иске Казанчы авылы халкы күтәрә. Алар вакытында гражданнар җыенында башка чыганаклар булу сәбәпле, эшләп килгән, төбәкне су белән тәэмин итү системасыннан баш тарта. Суүткәргеч челтәрләр таушалу проблемасы Ключи, Яңа Багазы, Табаскытамак, Күнгәк, Арбаш, Упканкүл авылларында да бар.
— Башка инженер коммуникацияләр үсеше турында нәрсә әйтә аласыз, мәсәлән, газүткәргеч, электр линияләре.
— “Аскын электр челтәрләре” җәмгыяте тарафыннан төзелгән инвестиция программасына ярашлы, районда ел саен 50 км электр тапшыру линияләре яңартып төзелә. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк дип исәплим.
Газ тәэминатына килгәндә, “Русия Федерациясендә газ челтәрләрен үстерү” Федераль программасына түбәндәге авыллар керде: Султанай, Каракүл, Кушкүл, Арбаш, Чишмә-Үрәкәй, Степановка, Күчән, Ключи. Аңа ярашлы биләмәара газүткәргечләре төзелеше генә барачак, торак пунктлар эчендә республика бюджетыннан бүленгән акча исәбенә үзебез төзергә тиеш. Югарыда атап үтелгән авылларда газ үткәрү буенча документация тулысынча әзер. 38,7 км — биләмәара һәм 23 км авыл эчендә газ челтәре төзергә кирәк. Эшләрне 2020 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Әлегә Әмир, Кышлау-Елга, Билгеш авылларына газ үткәрү проектлары әзер. Моңардан тыш, районда газ үткәрелгән торак пунктлар бар, мәсәлән, Кашка, Үрмияз, Мотабаш.
Программа таләпләре шундый: торак пунктларда йортларга газ үткәрү 90%лап булырга тиеш. Соңгы вакытта шундый картина күзәтелә: авылларда халык зәңгәр ягулык таләп итә, ә газ килсә, аны тоташтырырга теләүчеләр проценты чаклы-чоклы 50гә җитә, мәсәлән, Упканкүлдә шулай булды.
Киләчәктә газ үткәрү, су белән тәэмин итү, юл төзелеше планында төп игътибарны район үзәгенә юнәлтәчәгебезне билгеләп үтәргә кирәк, биредә халык саны елдан-ел арта. Газификация 90% булмаса да, 80% бар. Агымдагы елда Аскын авылында газ үткәрүнең икенче этабын проектлау буенча эшне тәмамлыйбыз. Аңа ярашлы гомум суммасы 44 млн сумлык 14 км газ челтәре төзеләчәк (газ үткәрелмәгән урамнарга һәм яңа микрорайоннарга).
Гомумән, инженер коммуникацияләргә килгәндә, киләчәктә яңа микрорайоннарда комплекслы төзелеш алып барылачак, ягъни шәхси торак төзелеше белән беррәттән, суүткәргеч, газ, электр үткәрелә, юл салына. Шулай итеп, яңа урамнар кирәк булган барлык инженер коммуникацияләр белән дә тәэмин ителәчәк. Якын киләчәктә “2014-2017 һәм 2020 елга кадәрге чорда авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Программасы чикләрендә “Звездый” микрорайонында комплекслы төзелеш алып барырга планлаштырабыз. Әмма моның өчен проект-смета документациясен төзергә кирәк (10 млн сум)
— Әңгәмә башында район үзәгендә 17 урам юлларын ремонтлау эшләре баруы турында билгеләп үттегез, бу хакта гәзит битләрендә дә яктыртылды. Район буенча юл эшләре торышы нинди?
— Районда юл проблемасы башка төбәкләрдәге кебек кискен. Урындагы инициативаларны хуплау программасы зур ярдәм булып тора. Аны гамәлгә ашыру чикләрендә Дәүләт, Мота-Елга, Әльягеш, Бөрмә, Яңа Казанчы урамнары ремонтланды. Быел шушы эшне Урындагы инициативаларны хуплау программасы буенча Үрмияз, Мота-Елга, Базанчат авылларында башкару планлаштырыла. Әлеге вакытта Каракүл һәм Кушкүл авылларына керү юллары юк дәрәҗәсендә. Аларны ремонтласак (вак таш салсак та), районда юлсызлык чоры тәмамланды дип горурлык белән әйтергә мөмкин булачак.
Билгеләп үтүемчә, алдагы елларда төп игътибарны Аскын авылына юнәлтәчәкбез. Моңардан тыш, Аскын — Күнгәк юлын үзгәртеп кору көнүзәк мәсьәлә булып кала, салынган көненнән башлап ремонт күргәне юк. Күбияздан Үрмиязга кадәр асфальт түшәләчәк дип күзаллана, ә Үрмияздан Күнгәккә кадәр вак таш салына. Базанчат — Есаул юнәлешендәге юл да ремонт таләп итә.
Әйткәндәй, юллар турында сүз барганда шуны билгеләп үтәсе килә: киләчәктә урам юлларын ремонтлау өчен суүткәргеч һәм газүткәргеч үткән урамнар күз уңында тотылачак.
— Әлегә район Мәдәният йортын үзгәртеп кору кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала. Ул әле нинди дәрәҗәдә? Киләчәктә районда социаль-мәдәни көнкүреш юнәлешендә нәрсә планлаштырыла.
— Көчтән килгәннең барын да эшлибез: район Мәдәният йортын ремонтлау буенча кирәкле документларны әзерләдек, экспертиза үткәрдек. Бөтен мәгълүматны БР Мәдәният министрлыгына җибәрдек, әмма суммасы ярыйсы гына булу сәбәпле (68 млн сум), хәл итү юлы табылмаган һәм объект әлегә кадәр федераль һәм республика программаларының берсенә дә кертелмәгән. Шуның өчен бүген бу хакта анык кына бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Агымдагы елда Кышлау-Елга авылында балалар бакчасы белән мәктәп бинасын проектлауга Социаль-максатлы программа фондыннан акча бүленгән. Мондый төзелеш Күбияз авылында да кирәк. Моңардан тыш, югарыда билгеләп үтүемчә, Аскын сизелеп үсешә, шуның өчен якындагы 10-20 елда шәхси төзелеш темпына бәйле яңа микрорайоннарда башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчалары таләп ителә. Бу, беренче чиратта, Аскын 2нче мәктәбендә икенче смена йөкләнешеннән азат итәчәк, икенчедән, балаларга уку йортына барып йөрергә якын булачак.
— Дөрес аңласам, өстәмә башлангыч мәктәпләр төзелеше турыдан-туры шәхси төзелеш темпына бәйле. Ә бүген ул нинди дәрәҗәдә?
— Әйе, дөрес. Әмма без бүген шәхси торак төзелеше темпы 5, 10, 15 елдан соң ничегрәк булуын һәм кайсы микрорайонда төзелеш күбрәк барачагын төгәл генә әйтә алмыйбыз. Шуның өчен бу эш әлегә планлаштыру стадиясендә.
— Узган елда авария хәлендәге йортлар урынына күпфатирлы өч йорт салынды. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәкме?
— Авария хәлендәге өч күпфатирлы агач йортлар буенча БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына запрос җибәрелде. Быел 2015-2018 елларда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасының өченче этабы тәмамлана. Бу юнәлештә төзелгән яңа федераль программа кабул ителмәгән. Әгәр аны расласалар, кушылырга тырышабыз.
— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Вадим Сәфәргалиевич!
Наталья Пушкарева.