Ышаныч
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 гыйнвар 2021, 02:00

"Тәрбияләргә" дигән сүз нинди мәгьнәгә ия?

“Мәгариф турында” Федераль законда бүген ата-аналар — белем бирү юнәлешендә катнашучылар диелгән.

“Мәгариф турында” Федераль законда бүген ата-аналар — белем бирү юнәлешендә катнашучылар диелгән. Ә безнең әти-әниләр балалары йөргән мәктәпнең укыту-тәрбия эшендә катнашамы? Һәм, гомумән, моны кирәк дип исәплиләрме? Җаваплар түбәндә.
Айгөл Сөләйманова, 38 яшь, Аскын:
— Ата-аналарны мәктәп тормышына җәлеп итәргә кирәк дип исәплим, чөнки алар балаларының уңышлары һәм проблемалары турында белергә тиеш. Хәбәрдар булмаулары тәрбия юнәлешендә еш кына хаталарга китерә. Барыбыз да: ата-ана-мәктәп балаларыбыз өчен ышанычлы шартлар тудырырга тиеш.
Башлангыч сыйныфларда ата-аналар һәм укытучылар тыгыз бәйләнештә һәм актив эшли, болар — ата-аналар җыелышлары, аерым консультацияләр, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр, экскурсияләр. Әмма югары сыйныфларда күпчелек очракта болар барысы да юкка чыга диярлек. Әйе, үсмерләр белән эшләве бик җиңел түгел, килешәм. Сыйныф җитәкчеләре аларның ата-аналары белән активрак эшләсен, уй-фикерләрен тәкъдим итсен, проблемалар күтәрсен, ә әти-әниләр балаларының мәктәп тормышы төрлелеген хупласын иде, иң бәхетле минутлар бит бу. Гади хакыйкатьне онытмагыз: балаң — әлегә генә бала, әлегә генә синең янда!!!
Наилә Глимшина, 42 яшь, Кышлау-Елга:
— Бала тәрбияләү өчьяклы процесс дияргә мөмкин, анда ата-аналар, укытучылар һәм бала үзе катнаша. Шуның өчен мин бар көчемне салырга гына түгел, ә баламда укуга кызыксыну уятырга да омтылам. Укытучы буларак, мәктәп тормышының уртасында кайныйм, укыту-тәрбия процессының ничек оештырылуын яхшы беләм. Минем карашка, бу юнәлештә ата-аналар катнашлыгы бик тә мөһим, чөнки һәр бала үзенчәлекле. Белем бирү системасы ничек кенә яхшы булмасын, ул балаларыбызның холык үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш.
Эльза Сабитова, 39 яшь, Күнгәк авылы:
— Бала тәрбиясе өчен күбрәге ата-ана җаваплы, чөнки алар сабыйлары өчен бар яклап та үрнәк. Әлбәттә, бүген барыбыз да эш күплеккә сылтана, әмма теләк булганда, кадерлеләребез өчен вакыт табарга мөмкин. Үзем балалар бакчасында эшлим, тормыш иптәшем — шәхси эшкуар. Мал асрыйбыз, агач-куак, яшелчә-җимеш үстерәбез. Әмма, шуңа карамастан, гаиләбез белән табигать кочагында ял итәбез, район, республика буенча һәм чит өлкәләргә сәяхәт кылабыз. Юлда төрле темаларга бәхәс корабыз. Өйдәге эшләрне дә бергә башкарабыз: ун яшьлек улыбыз Айбулат — әтисенә, 11 яшьлек кызыбыз Айзилә миңа ярдәм итә.
Тормыш иптәшем белән икебез дә мәктәп нинди план буенча эшләгәнен һәм балалар нинди программа буенча укыганын яхшы беләбез, ата-аналар җыелышларына даими йөрибез. Моңардан тыш, мин белемем буенча — башлангыч сыйныфлар укытучысы, шуның өчен балаларыма өйрәнгән темалары буенча өстәмә белем бирергә тырышам. Улыбызга һәм кызыбызга үзаллы өйрәнү өчен төрле әсбаплар алабыз.
Эльза Гыйльмиярова, 49 яшь, Арбаш:
— Ике бала тәрбиялибез. Кызыбыз Эльвина БДУны тәмамлады, улыбыз Илмир агымдагы елда Башкорт аграр университетына укырга керде. Гаилә һәм мәктәп балалар тәрбияләүдә һәм укытуда партнер булырга тиеш дип исәплим. Балаларыбызның мәктәп тормышы белән һәрвакыт кызыксынып торабыз. Нинди китаплар һәм дәфтәрләр кирәклеге турында алдан әйттеләр. Укытучылар һәм укучылар һәрвакыт бергә эшли. Барысыннан да канәгатьбез һәм моның өчен мәктәпкә рәхмәтлебез.
Әлфия Шәймәрданова, 39 яшь, Иске Казанчы:
— Өч бала үстерәбез: кызларыбыз 6, 4 сыйныфларда укый, улыбыз Артур 1нче сыйныфка бара. Мин — ата-аналар комитеты рәисе. Гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелек арасындагы бәйләнешне ныгыту тәрбия эшендә мөһим звено булып тора. Сабыйга күркәм тәрбия орлыклары гаиләдә салынуы барыбызга да мәгълүм. Ул үскәч, бу функция өлешләтә мәктәпкә күчә, укытучылар иңенә төшә. Әгәр элек укытучы үз фәнен генә укытса, бүген баланы олы тормышка әзерләү, шәхес тәрбияләү беренче планга чыга. Балаларга укытучыларның ата-аналар белән килешеп эшләүләрен күрү мөһим. Мәктәп таләпләре гаиләдәгесе белән туры килсә, бала бу таләпләрнең дөреслегенә ышана, тәртипкә өйрәнә, оештыру сәләтенә ия була. Ата-аналар балаларын тәрбияләүгә зур җаваплылык белән карасын иде.
Илфир Галяутдинов, 44 яшь, Кашка:
— Мин биш бала атасы, икесе мәктәптә укый. Бала тәрбияләү, әлбәттә, гаиләдән, өйдән башлана. Мәктәптә укулар башлангач, ата-ана көндәлек тикшерү белән генә чикләнергә тиеш түгел дип исәплим. Бала белән аралашырга, кызыксынырга, нинди проблемалары булуы турында сорашырга кирәк, тәрбия юнәлешендә бу иң мөһиме. Алай булмаса, яхшы укуга ирешергә мөмкин түгел. Әйткәндәй, безнең мәктәптә укыту-тәрбия эше яхшы оештырылган, балаларга үз эшенең осталары булган укытучылар белем бирә. Ата-аналар җыелышына йөрибез, укытучылар белән аралашабыз.
Данис Суфиянов, 32 яшь, Солтанбәк:
— Тормыш иптәшем Ләйсән белән алты бала тәрбиялибез. Өлкән кызыбыз Айсылу — 6, Лилия 4 сыйныфта укый, быел улыбыз Динислам мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә. Гүзәл белән Ильяс “Шатлык” балалар бакчасына йөри, ә төпчегебез Әминәгә нибары алты ай. Мәхәббәт җимешләребезне ничек дөрес итеп тәрбияләргә кирәклеген, бу зур җаваплылык икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Балалар белән аралашу, күбрәк вакытны алар белән бергә үткәрү бу юнәлештә иң мөһиме. Улларым белән походка чыгабыз, мәчеткә йөрибез,спорт белән шөгыльләнәбез. Хуҗалык эшләрендә алар минем алыштыргысыз ярдәмчеләрем. Балаларыбызга нинди белем бирүләре, нәрсә өйрәтүләре минем өчен бик тә мөһим. Укытучылар белән аралашып, укыту процессы ничек куелуын белеп торабыз.

Читайте нас