Ышаныч
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
атна соравы
1 гыйнвар 2021, 02:00

Судагы бәхетсез очраклар, аның сәбәпләре

Җәйне яше дә, карты да, балалар да көтеп ала.

Җәйне яше дә, карты да, балалар да көтеп ала. Чөнки рәхәтләнеп су коенырга, комда кызынырга, көймәдә йөрергә — бер сүз белән әйткәндә, ял итәргә мөмкин.
“Бер рәхәтнең бер кыены була”, дигәндәй, ял, уен белән артык мавыгып китеп, суда үзеңне тотуның гади генә кагыйдәләрен онытырга ярамый. Су шаяруны яратмый, кагыйдәләрне төгәл үтәмәүчеләргә бик каты җәза бирә.
Бу кагыйдәләр бик гади һәм алар күпьеллык тәҗрибәләргә нигезләнгән. Сезнең игътибарга суда үзеңне тоту кагыйдәләре тәкъдим итәбез:
— исерткеч эчемлекләр эчкән көе су коенмагыз;
— йөзә белмәсәгез, тирәнгә кермәгез;
— суга егылып төшү куркынычы булган урыннарда басып тормагыз, уйнамагыз;
— суда вакытта шаяру, башкаларны куркыту тыела;
— таныш түгел, билгесез урыннарда суга чуммагыз, аның төбендә әллә нәрсәләр булуы мөмкин;
— кабартыла торган матрас һәм автомобиль камерасында елга, буа, күл ярыннан артык эчкә йөзеп кермәгез;
— су кергәндә ясалма йөзү чаралары кулланмагыз, алар сезнең авырлыкны күтәрә алмыйча батарга мөмкин;
— суның төбе ләмле һәм суүсемле җирләрдә йөрмәгез, йөзмәгез;
— су тын юлына эләксә, өскәрәк күтәрелеп йөткереп алыгыз;
— әгәр ярдан бик эчкә йөзеп керсәгез, су агымы белән көрәшмәгез, ә агымны ярга якынаю өчен файдаланыгыз;
— суднолар йөзә торган урында су кермәгез, судагы техник искәртү билгеләренә якын йөзеп килмәгез, аларга менеп утырмагыз;
— өшегәнче, озак су кермәгез. Тән артык суынса, көзән җыерырга,сулыш кысылырга, хәтта аңны югалтырга мөмкин;
— шторм вакытында су кермәгез.
— Бөтен кеше су керә торган, кызыну өчен комы булган урыннардан тыш башка җирләрдә су коену куркыныч. Кешесез урында берүзең су коенырга да киңәш ителми.
— Көймә һәм башка йөзү чараларында шушы хәвефсезлек кагыйдәләре үтәлергә тиеш:
— көймәгә кирәгеннән артык кеше утыртмагыз;
— зур дулкынга көймәне борты белән борып куймагыз;
— көймәнең бортына басып суга сикермәгез;
— көймәнең башыннан койрыгына күчкән вакытта кискен хәрәкәтләр ясамагыз;
— көймә йөзгән вакытта бортына утырмагыз;
— су мотоциклында йөргәндә сак булыгыз.
Әгәр сез бәлагә тарысагыз яки суга батучыны күрсәгез:
— суга батучыны коткару өчен кул астындагы бөтен чараларны кулланыгыз;
— ярдәм килгәнгә кадәр суга капланган көймәдән ерак китмәгез, аны кире әйләндерү файдасыз, аның өстенә менеп утырмагыз, ул әйләнеп китеп аның астында калуыгыз ихтимал;
— суга баткан кешене йөзү чарасына, көймәнең арткы өлешеннән күтәреп салыгыз;
— суга батучыга ярдәм итегез, аннары соң булуы ихтимал;
— кеше суга баткан вакытта аның янына бик якын йөзеп килү куркыныч: ул кинәт куркуга төшеп (паникага бирелеп) сезгә ике куллап ябышачак һәм сезне дә батырачак. Мөмкин булса, озын таяк, җеп ташлагыз, аны “буксирга алып” тартып чыгарыгыз. Суга батучы янына арткы ягыннан йөзеп килеп, ике куллап күкрәгеннән уратып тотыгыз, үзегез аркага ятып йөзеп ярга чыгыгыз.
Суга баткан кешегә медицина ярдәмен бик тиз күрсәтергә кирәк. Авыз куышлыгын чистартып, үпкәсе һәм ашказаныннан суны чыгарыгыз. Ярга алып чыгу белән үк каза күрүченең тын алышын һәм йөрәк тибешен тикшерегез. Әгәр йөрәге типми икән, кешенең йөрәк турына кискен итеп сугып алырга кирәк. Бу да ярдәм итмәсә, йөрәгенә массаж һәм ясалма сулыш алдыру эшләгез (йөрәк турысына биш тапкыр кул белән бастыруга — бер сулыш алу). Шуны исегездә тотыгыз: сезнең кешене коткарып калырга һәм клиник үлем хәлендәге организмны терелтү өчен бары тик 5-6 минут вакытыгз бар!
Әгәр су кергән вакытта аягыгызны көзән җыерса, турайтам дип тырышмагыз, ә куллар белән йөзеп ярга чыгыгыз. Бар көчегезгә кычкырып ярдәмгә чакырыгыз. Йөзү костюмында бәләкәй генә булавка йөртергә була. Аякны көзән җыера башлауга аңа булавка белән кадарга кирәк, көзән җыеру бетәр.
Суда сак булыгыз!
Светлана Сәлмәнова әзерләде.

Читайте нас