“Яр буе һәм Юл буе урамнарында су проблемасы кайчан хәл ителер икән. Анда яшәүчеләр ике ел дәвамында су эзләп йөрергә мәҗбүр, чөнки якын тирәдә колонкалар юк. Микрорайонда балигъ булмаган балалы гаиләләр, транспорты булмаган өлкән кешеләр дә яши, югыйсә”, — дип мөрәҗәгать итә микрорайонда яшәүчеләр.
Район хакимияте башлыгының тормыш-яшәешне тәэмин итү һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров җавап бирә:
— Яр буе һәм Юл буе урамнарында нибары биш капиталь төзелеш объекты теркәлгән. 2009 елның 23 ноябрендә чыккан 261 санлы федераль законга ярашлы, 2012 елның 1 июленә кадәр йорт хуҗалары өйләрен су исәпләгечләре белән җиһазларга, шулай ук куелган исәпләгечләрне сафка кертергә бурычлы иде, моңа бәйле күрше урамнардагы колонкалар сүтеп алынды.
Район хакимияте БР Капиталь төзелеш идарәлеге белән берлектә Яр буе һәм Юл буе урамнары да кергән ”Аскын авылында суүткәргеч челтәрләр һәм корылмалар төзү” объекты буенча смета документларын төзеде. Төзелеш 2016 елда башланды, бүгенгә суүткәргечләрне ремонтлауда 4 миллион сум үзләштерелде. 2018 елга кадәр 15 миллион 878 мең сум акчаларны үзләштерү планлаштырылган.