Районда төбәк, муниципаль һәм урындагы билгеләнештәге автоюлларны тәртиптә тоту буенча барлык эш комплексы Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге тарафыннан дәүләт һәм муниципаль контрактларга ярашлы башкарыла.
Оешма директоры Рафаил Әхмәдиев район хакимияте башлыгы кырындагы оператив киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Ел башыннан башкарылган эшләр күләме 60 млн сумнан артык тәшкил иткән, шуларның 38 млн сумы — юлларны тәртиптә тотуга, 22 млн сумы ремонтка тотынылган.
Рафаил Мәүлитҗан улы башкарылган эшләр турында сөйләгәндә шуны билгеләде: узган кыш кар күп булу сәбәпле, алар тарафыннан юллар, юл читләре, автопавильоннар, тукталыш урыннары кардан даими чистартылып торган, бозлавыкка каршы тору материалы сибелгән, шуңа бәйле юлларда фаҗигаләр, машиналар тыгылулары булмаган, юлларның тиешле сыйфаты тәэмин ителгән. Юлларны җәйге чорда тотуга килгәндә, яңа материал өстәп юл өслеген төзәтү, вакташ җәелгән юлларны планировкалау, асфальт капламлы юлларның таушалган урыннарын, чокырларын тигезләү, ярыкларына битум агызу, юл һәм сигнал билгеләрен урнаштыру, яңарту,барьер киртәләрен һәм автопавильоннарны буяу башкарыла.
Докладчы юл буе полосаларыннан чүп-чар җыюга аерым игътибар бүлде. Шулай, контрактка ярашлы, юл эшчеләре язгы-җәйге чорда аена бер тапкыр аны җыеп чыгарга тиеш. Әмма, чынында исә моны күпкә ешрак эшләргә туры килә.
— Район үзәгендә һәм башка авылларда яшәүчеләр чүплекләргә керү юлы булмаганлыктанмы, әллә аң һәм тәрбия дәрәҗәләре шуның кадәр генә булганлыктанмы чүп тутырылган капчыкларын тукталышлар янында яисә юл кичешендә калдырып китәләр, — диде ул. — Нәтиҗәдә, чүп юл буйлап тарала һәм тирә-якны тәртипкә салу өчен юлчылар “десанты” җәлеп итәргә туры килә.
Агымдагы елда башкарылган эшләргә җентеклерәк тукталып, Рафаил Әхмәдиев Аскын-Күнгәк, Үрмияз-Кашка, Яугилде-Щучье-Озеро, Аскын-Яңа Мотабаш, Аскын-Үтәш юлларында, Әльягеш һәм Башкортстан авылларына кергән җирдә юл өслеге яңа материал кушып тигезләнде, диде. Асфальт-бетон капламлы юлларның 5000 квадрат метр мәйданда чокырлар ямау башкарылган, 11000 кв метрда тузган капламнар яңартылган.
Әлеге вакытта алдагы кышкы чорга планлы әзерләнү бара: бозлавык вакытында юлларга сибү өчен ком һәм тоз хәзерләнә, техника һәм җиһазлар ремонтлана, запас частьлар һәм кирәкле детальләр сатып алына.
Докладчы чыгышын йомгаклап, Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге коллективы юлларны көзге-кышкы чорда тәртиптә тотуга әзер, дип билгеләде.
Анастасия Николаева.