— Барахай авылында күпер бар. Әле яңгырлар яугач, Урман урамына икенче яктан берничек тә үтеп булмый, бу урамда юл изелеп беткән. Язын-көзен дәваханәгә салуга мохтаҗ кешеләрне “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләренә күтәреп чыгарырга туры килә. Биредә кайчан юл булыр икән? — дип сорый Радик Сәмигуллин.
Аскын авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов җавап бирә:
— “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның төп принциплары турында” федераль законга ярашлы, авыл биләмәсенең юллар төзүгә вәкаләте юк, шулай булгач моңа акчасы да юк дигән сүз. Биредә яшәүче халыкка 2018 елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында (ППМИ) катнашу өчен юлларны ремонтлау буенча тәкъдим белән чыгарга кирәк. Яңа Бөрмә авылы кешеләре әлеге проектта катнашып, быел шундый ук проблеманы хәл итте.
Исегезгә төшерәбез:
Башкортстан Республикасында Урындагы инициативаларны хуплау программасы нәкъ шундый проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән, ә аларны халык үзе гомум җыелышларда билгели. Максаты — авыл биләмәсендәге проблемаларны ачыклау һәм хәл итү. Бу проблемалар су белән тәэмин итү, биләмә эчендәге юллар, зур булмаган күперләр, мәдәният йортлары, урамнарны яктырту, төзекләндерү, балалар мәйданчыклары эшләүгә бәйле булырга мөмкин. Конкурста ике төп шартны: халыкның Проектны әзерләү һәм тормышка ашыруда катнашуын тәэмин итү; программаны финанслау өчен өстәмә акчалар җәлеп итүне үтәгән биләмәләр җиңә ала.