Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
31 декабрь 2019, 23:45

Балалы гаиләләргә нинди пособиеләр тиеш?

Дуслар! Башкортстанда балалар тәрбияләүче барлык гаиләләр дә , матди хәлләре нинди булуга һәм ничә бала тәрбияләүләренә карамастан, дәүләт тарафыннан ярдәмгә исәп тота ала.

Дуслар! Башкортстанда балалар тәрбияләүче барлык гаиләләр дә , матди хәлләре нинди булуга һәм ничә бала тәрбияләүләренә карамастан, дәүләт тарафыннан ярдәмгә исәп тота ала. Моның белән беррәттән аерым категория гражданнар – күп балалы гаиләләр, аз тәэмин ителгәннәр, ялгыз аналар һәм инвалид балалар тәрбияләүче әти-әниләр өстәмә финанс өстенлекләренә хокуклы. Шулай итеп, төбәгебездә балалары булган гаиләләр конкрет нинди ярдәмгә өмет итә ала? Мәгълүмат шул хакта.
  1. Беренче бала тугач
  2. Бер мәртәбә бирелә торган пособие
    Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә
    Күләме: 20101,69 сум (һәр балага)
    Ничек алырга: хезмәт урыныннан әти-әнинең берсенә түләнә. Әгәр сез эшләмисез икән, документларны үзегез яшәгән урында халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең филиалына, МФЦның якындагы офисына илтегез яки пособиене дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерегез.
    1. Яшь ярымлык б ала тәрбияләгән өчен айлык пособие
    2. Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә
      Күпме: 3769,07 сум яки эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 40% күләмендә (максимум 26 мең сум)
      Ничек алырга: баланы 1 яшь тә алты айга кадәр караган кешегә түләнә. Ул кеше сабыйның әнисе дә, әтисе дә (башка якын туганы, опекун) булырга мөмкин.
      Эшләүчеләргә пособие хезмәт урыныннан түләнә, эшләмәүчеләргә - халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалында.
      1. Бушлай балалар туклануы
      2. Кемгә тиеш: 3 яшькә кадәр сабыйлары булган аз керемле гаиләләргә
        Ничек алырга: күзәтүдә торган дәваханәдә һәм сөт кухняларында.
        Аз керемле гаилә булуыгызны раслаучы белешмәне халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалларыннан алып була.
        1. Балалар лагерьларына һәм санаторийләргә юлламалар
        2. Кемгә тиеш: авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә
          Ничек алырга: үзегез яшәгән урында халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә.
          5.Уллыкка яки кызлыкка бала алучыларга бер тапкыр түләнә торган акчалата пособие
          Кемгә тиеш: уллыкка яки кызлыкка бала алучы гаиләләргә
          Күпме тиеш: 453 026 сум, инвалид баланы уллыкка (кызлыкка) алучыларга + 100 000 сум.
          Ничек алырга: үзегез яшәгән урында халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә.
          Ана капиталыннан аермалы буларак, бу пособие уллыкка (кызлыкка) алынган һәр бала өчен түләнә. Ана капиталы кебек үк, бу пособиене торак сатып алуга, тәрбиягә алынган баланы укытуга һәм дәвалауга тотарга була.
          1. Социаль контракт нигезендәге адреслы социаль ярдәм
          2. Кемгә тиеш: аз керемлеләргә – күп балалы гаиләләргә, балалы тулы булмаган гаиләләргә, опекага яки попечительлеккә бала алганнарга, инвалид баласы булган гаиләргә, әтисе яки әнисе инвалид булган гаиләләргә.
            Күпме тиеш: үз эшеңне ачу өчен – 100 мең сумга кадәр, шәхси хуҗалык өчен – 50 мең сумга кадәр, һөнәргә уку өчен – 15 мең сумга кадәр.
            Ничек алырга: халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалына яки МФЦ офисына гариза язып тапшырырга.
            1. Балага айлык пособие
            2. Кемгә тиеш: 18 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә
              Күпме тиеш: 225 сумнан алып
              Ничек алырга: үзегез яшәгән урында халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалына мөрәҗәгать итәргә.
              1. Балага салым вычеты
              2. Кемгә тиеш: рәсми рәвештә эшләгән әти-әнинең икесенә дә
                Күпме тиеш: беренче һәм икенче балага 1400әр сум
                Ничек алырга: исәпләү үрнәген, алу тәртибен федераль салым хезмәте сайтында белергә була
                1. Беренче балага балалар бакчасы өчен түләүдә әти-әниләргә компенсация
                2. Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә
                  Күпме тиеш: балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләмкннән 20% (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итәчәк)
                  Икенче бала тугач
                  1. Ана капиталы
                  2. Кемгә тиеш: икенче, өченче һәм анннан соңгы балалары 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка-кызлыкка алынган) гаиләләр
                    Күпме тиеш: 453 026 сум
                    Ничек алырга: Русия Пенсия фондының төбәк органына яки үзегез яшәгән урында МФЦ офисына мөрәҗәгать итәргә. Гаризаны сабый туу (уллыкка-кызлыкка алу) белән үк яки соңрак - гаиләгә уңайлы башка вакытта тапшырырга мөмкин.
                    1. Икенче балага балалар бакчасы өчен түләүдә әти-әниләргә компенсация
                    2. Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә
                      Күпме тиеш: балалар бакчасы өчен уртача түләүнең 50 % күләмендә (2020 елның 1 гыйнварыннан ул 1677 сум тәшкил итә)
                      Ничек алырга: баланы балалар бакчасына илткәндә әти-әнинең берсе тапшырган гаиза буенча
                      1. Киметелгән ставка буенча ипотека
                      2. (яки аның рефинансированиесе)
                        Кемгә тиеш: 2018 елның 1 гыйнвары - 2022 елның 31 декабре аралыгында туган икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар, инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә
                        1. Өченче һәм аннан соңгы балаларга балалар бакчасы өчен түләүдә әти-әни компенсациясе
                        2. Кемгә тиеш: өченче һәм аннан соңгы балалар туган гаиләләргә
                          Күпме тиеш: балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләменнән 70% (2020 елның 1 гыйнварыннан ул аена 1677 сум тәшкил итәчәк)
                          1. Өченче һәм аннан соңгы балаларга салым вычеты
                          2. Кемгә тиеш: рәсми эшләгән әти-әнинең икесенә дә
                            Күпме тиеш: 3000 сум
                            Исәпләү үрнәген, салымны алу тәртибен федераль салым хезмәте сайтында карарга була
                            1. Айлык түләүләр
                            2. Кемгә тиеш: беренче балалары (уллыкка яки кызлыкка алынган бала да) 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган гаиләләргә, керемнәре - 1,5 яшәү минимумыннан, 2020 елдан – ике яшәү минимумыннан түбән булса.
                              Күпме тиеш: 2019 елда – 9182 сум, 2020 елда – 9789 сум.
                              Ничек алырга: түләүне балага 1 яшь тә 6 ай тулганчы алырга була. Аны алу өчен әти-әнинең берсенә яшәгән урында халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге филиалына яки яшәү урыны буенча МФЦ офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
                              1. Транспорт салымына льготалар
                              2. Кемгә тиеш: күп балалы гаиләләргә
                                Күпме тиеш: 100%
                                Ничек алырга: льгота двигатель куәте 150 ат көчендә булган бер машина өчен каралган. Аннан файдалану өчен гариза белән прописка буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. МФЦ яки РФ федераль салым хезмәте сайтында “Шәхси кабинет” интернет-сервисы аша да эшләргә була.
                                1. Ипотеканы каплату өчен 450 мең сум
                                2. Кемгә тиеш: 2019 елның 1 гыйнвары-2022 елның 31 декабре аралыгында өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләргә
                                  Күпме тиеш: 450 мең сум
                                  Ничек алырга: ипотеканы рәсмиләштерелгән банкка гариза белән мөрәҗәгать итәргә

                                  Автор : Таҗиева Руфина

                                  Чыганак: "Башинформ"
                                  Фото: "Башинформ"
                                  https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Balali-gail-l-rg-nindi-posobiel-r-tiesh-59037/
                                  Читайте нас: