Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
16 октябрь 2019, 12:52

Милек салымнары кәгазьләрен кешеләргә тарату башланды

Быел физик шәхесләрнең милек салымнары (милек, транспорт, җир салымнары) 2018 ел өчен исәпләнде.

Быел физик шәхесләрнең милек салымнары (милек, транспорт, җир салымнары) 2018 ел өчен исәпләнде.

2019 елда 1 декабрь ял көненә туры килү сәбәпле, милек салымнарын 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмый түләргә кирәк.

Әлеге вакытта 2018 елга физик шәхесләрнең милек салымнары исәпләнгән хәбәр кәгазьләрен (уведомление) тарату башланды. Милек салымын түләү буенча бурычлары булганнар салым кәгазе белән бергә бурычны каплату таләбен дә алачак.

2019 елдан башлап салым кәгазендә түләүләрне бюджетка күчерү өчен реквизитлар да: түләнергә тиешле сумма, салым салынучы объект, салым базасы, түләү вакыты, шулай ук акчаны Русия Федерациясенең бюджет системасына күчерү өчен кирәкле мәгълүматлар күрсәтелә. Монда аерым түләү документы (квитанция) кушып бирелми.

Салым кәгазендә шулай ук штрих-код һәм QR-код күрсәтелә — алар ярдәмендә салымны терминаллар аша түләп була.

Моңардан тыш, уведомлениедә хәзер салым түләүченең бөтен милке түгел, ә салым исәпләнгән объектлары гына күрсәтелә.

Игътибар итегез, Шәхси кабинеттан файдаланучылар салым кәгазен тик электрон төрдә генә алачак. Ләкин алар уведомлениене кәгазьдә аласы килсә, бу хакта гариза белән үзе теләгән салым органына мөрәҗәгать итә ала. Шәхси кабинетта теркәлмәгән салым түләүчеләргә уведомление яшәгән урынына почта аша килә.

Салым түләүдә льготасы булганнарга яки исәпләнгән салым суммасы 100 сумнан ким булган очракта уведомление җибәрелми.
Читайте нас: