Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
16 октябрь 2019, 12:39

Бердәм салым түләве кертелү эшне күпкә җиңеләйтә

2019 елда физик шәхесләр тарафыннан милек салымнарын түләүнең яңа формасы — бердәм салым түләве (ЕНП) кертелде.

2019 елда физик шәхесләр тарафыннан милек салымнарын түләүнең яңа формасы — бердәм салым түләве (ЕНП) кертелде. Бу транспорт, җир, милек салымнарын бергә түләү яки аванс белән эшләү, ягъни хата очракларын киметү, акча күчерүне гадиләштерү һәм салым бурычларын вакытында башкару мөмкинлеге бирә.

ЕНП күчерү өчен Русия федераль салым хезмәтенең электрон сервисларыннан:

“Физик шәхесләрнең салым, страховка взносларын түләү”;

“Өченче шәхес өчен салым түләү”;

“Салым кәгазен тутыру”;

һәм “Физик шәхесләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисының яңа “Аванс янчыгын тутыру” функциясеннән файдаланырга була. Монда милек салымын түләү вакыты җиткәч, акча автоматик рәвештә күчереләчәк. Әгәр физик шәхеснең милек салымы буенча бурычлары булса, ул да ЕНП исәбенә каплатылачак, бу хакта салым түләүчегә хәбәр ителә.

Салымнарны түләгәннән соң, исәпкә алынмаган акча торып калган очракта салым түләүче аны кире кайтару турында гаризаны теләсә кайсы салым органына бирә ала.

ЕНПне салым түләүче генә түгел, ә өченче (чит) кеше дә күчерергә мөмкин, әмма исәпкә алынмаган калдыкны кире кайтаруны тик салым түләүче үзе генә таләп итә ала.
Читайте нас: