Радий Хәбиров кышкы сезонга әзерлек, юллар торышы, чүп реформасы һәм башка мәсьәләләр үтәлешен тәнкыйть утына тотты
Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга кадәр республика үсешенең стратегик юнәлешләре турында указга кул куйган. Бу хакта ул кичәге оператив киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләренчә, документ Хөкүмәт тарафыннан җентекле эшләнгән. Ул Башкортстанда яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфатын күтәрү, дәүләт байлыгын арттыру һәм башка максатларны күздә тота.
Указга ярашлы, 2024 елга Хөкүмәт түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә тиеш:
— республика территориясендә даими яшәүче халык санын 4 миллион 100 мең кешегә җиткерү;
— тулай төбәк продукты күләмен 2 триллион сумга кадәр арттыру;
— берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәрен ел саен 10 процентка арттыру;
— республиканы биш төп юнәлеш буенча әйдәүче төбәкләр исәбенә кертү.
— Указга кул куелды. Анда югары бурычлар билгеләнгән. Ләкин, минемчә, нәрсәгәдер ирешергә теләсәк, булдыралганча югары планка куярга тиешбез, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Кичәге көннән республиканың барлык районнарында йортларга һәм социаль объектларга җылылык бирелергә тиеш. Бу көнгә төбәктә җылылыкка социаль объектларның 38 проценты тоташтырылган. 44 муниципалитет җылылык бирү турында карар кабул иткән.
— Бүген үк барлык шәһәр һәм районнарда җылы бирелергә тиеш. Кичкә шул хакта отчет көтәм. Без моңа әзерләндек һәм җылылык бирелмәвенә бер генә сәбәп тә булырга тиеш түгел, — диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, чиновниклар алдына кышкы сезонга әзерләнү бурычын куйды. Алар октябрь-ноябрьдә территорияләрне, юлларны кардан чистартуга әзерлек турында отчет бирергә тиеш.
Киңәшмәдә төбәктә юллар торышы мәсьәләсе дә күтәрелде. Узган атнада Радий Хәбиров Уфага керү юлларына игътибар иткән.
— Юлларда кайчан тәртип булдырачакбыз? — дип мөрәҗәгать итте ул республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗановка. — Ни өчен мин ниндидер юлдан үтеп китеп, шелтә белдергәч кенә кымшана башлыйлар? Нагаево ягыннан кергән юл ни өчен коточкыч хәлдә? Анда чүпне көрәк белән көрәп алырга мөмкин. Ни өчен үлән чабылмаган? Бу хәл кайчан төзәтеләчәк?
Тимур Мөхәммәтҗанов бөтен кимчелекләрнең дә бетереләчәген вәгъдә итте.
— Сезнең күрсәтмә буенча комиссия Казанга барды, аларның тәҗрибәсен өйрәнде. Киләсе елдан ул безнең республикада кулланылачак, — диде ул.
Республикада янгыннар санын киметүгә янгын кисәтүе приборлары ярдәм итәчәк. Киңәшмәдә бу хакта да сүз булды. Әлеге приборны бушлай бирү программасына тагын бер категория — 55 яшькә җиткән ялгыз гражданнарны да кертәчәкләр. Әле аны күпбалалы гаиләләр ала иде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның киләсе утырышында шушы башлангыч тәкъдим ителәчәк.
2024 елга республикада законсыз 24 чүплекне юкка чыгару планлаштырыла. Уфа белән Нефтекама шәһәрләре 16 чүплекне бетерүгә керешкән. Бу хакта табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров хәбәр итте.
Шулай ук “Михайловское”, “Семеновская золотоизвлекательная фабрика” һәм элекке “Уфахимпром” территориясеннән хәвефле сәнәгать калдыкларын юкка чыгару күздә тотыла. Моннан тыш, республикада чүп-чар аеручы 16 комплекс һәм 2 утильләштерү объекты төзеләчәк.
— Безнең сөйләшү сукырның чукрак белән әңгәмәсен хәтерләтә. Мин барыгызга да Күгәрчен районына барып карарга тәкъдим иттем. Анда идеаль контейнер мәйданчыгы төзелгән. Без бу максатларга күп акча бүлдек, ләкин тиешле нәтиҗә юк, — диде республика Башлыгы.
Киңәшмәдә, шулай ук, салым җыю мәсьәләләре һәм санлы телевидениегә күчү проблемалары каралды.