Ышаныч
-2 °С
Ясно
атна соравы
6 Сентября 2019, 06:37

Яңа юл булачак

Асфальт җәелгән яңа юл ниһаять искесен алмаштырачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Асфальт җәелгән яңа юл ниһаять искесен алмаштырачак. Сүз Аскын авылындагы Боҗра урамына тоташучы — телевышка янындагы урау юл турында бара.

Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге юлчылары торак пунктларның үзәк урамнарына асфальт салуга юнәлдерелгән “Туган урам” республика программасы чикләрендә 2,4 чакрым озынлыгындагы участокны ремонтлый башлады. Фотодагы юл эшчеләре Әнзәлиф Садыйков, Альбина Галләмова, Гүзәл Ханова, укладчик машинисты Винер Сәхәветдинов, каток машинисты Вилсур Вәлиев йөкләтелгән эшләренә җаваплы карыйлар.

Алия Гыйльванова.

Автор фотосы.
Читайте нас