Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
атна соравы
16 август 2019, 13:51

Киләчәккә план билгеләнде

Кашка авылындагы Төй елгасы аша салынган күперне караганнан соң

Кашка авылындагы Төй елгасы аша салынган күперне караганнан соң, Төзелеш эшен 2020 ел башында башларга дигән нәтиҗә ясалды. Муниципальара һәм урындагы билгеләнештәге автомобиль юлларының проблемалы участоклары буенча төркем шушы көннәрдә кайбер объектлар белән беррәттән анда да булды.

Тикшерү барышында бу мәсьәлә якын урнашкан торак пункт халкы тарафыннан берничә ел рәттән күтәрелүе билгеле булды. Күпер буенча проект эше тәмамланган, якын айларда экспертиза алыначак. Күперне тергезү Әмир, Балакашка авыллары юлларын ком-вак таш башкарылышында төзүне күзаллый (озынлыгы 5,6 чакрым). Аскын-Күнгәк автоюлы да күптән борчыган мәсьәлә булып тора. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар аңа да аеруча игътибар бүлде. Күбияздан Үрмиязга кадәрге 10, 5 чакрым юл да тикшерелде. Шушы участок буенча проект өч ел әзерләнүен исегезгә төшерәбез. Район хакимияте башлыгы Ришат Дихинның төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашу барышында республика ярдәм күрсәтәчәге, 290 млн сум күләмендә финанслау бүленәчәге билгеләнде. Асфальт салу эше өч-дүрт елга бүлеп, этап буенча башкарылачак. Күчмә киңәшмәдә бу хакта да сүз барды.

Катнашучылар киләчәктә асфальт башкарылышында ремонтлау планлаштырылган Үрмияз белән Кашка авыллары арасындагы юлны да карады (озынлыгы 14 чакрым). Әлеге вакытта проект-смета документларын эшләү турында мәсьәлә хәл ителә. Ул Үрмияз-Кашка автоюлын капиталь ремонтлауның икенче этабына кертелгән.

— Нәтиҗәдә, асфальт башкарылышындагы юл берничә елдан “Сарс” савыктыру лагере урнашкан Солтанбәк авылына да җитәргә тиеш. Әгәр бүген анда балалар җәйге чорда гына ял итсә, киләчәктә бу эшне ел әйләнәсенә дәвам итү күзаллана, — диде хакимият башлыгы Ришат Дихин. Һәм шуңа күрә лагерьга ел әйләнәсенә проблемасыз барып йөрү өчен Аскыннан Солтанбәккә кадәр яхшы, сыйфатлы юл салырга кирәк. Үрмияз һәм Кашка авыллары арасындагы 2,4 чакрым участокка ком-вак таш үтәлешендә ремонт башкарган “Уралуниверсалстрой” җәмгыяте төркем тарафыннан уңай бәя алды. Биредә шулай ук юлсызлык проблемасы кискен торды.

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар югарыда атап үтелгән объектлардан тыш, Аскын авылындагы ремонт башкарылган урамнарны да карады.

Әлегә Тынычлык һәм Высоковольтный микрорайоннарындагы урам юлларына вак таш салынган (гомум озынлыгы 4,6 чакрым). Бу эш Аскын авылы урамнарын ремонтлауның өченче этабы чикләрендә гамәлгә ашырыла. Ул төбәк җитәкчесе боерыгы буенча башкарылуын да билгеләп үтәргә кирәк (яңа микрорайоннарны юллар белән тәэмин итү буенча).

Агымдагы елда Деткин, Октябрь, Пионер урамнарындагы ремонтланган тротуарлар, “Йәшлек” паркына керү урыны, шулай ук “Күкчәчкә” балалар бакчасы һәм Аскын 2нче мәктәбе янындагы автопарковкалар да тикшерелде.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук “Туган урам” программасы буенча тәртипкә китереләчәк юлларны да карады. Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов Боҗра урамындагы 2,5 чакрым юлга (телевышка янындагы урау юл) агымдагы елда асфальт башкарылышында ремонт үткәрергә кушты. Әлеге объект буенча торг шушы көннәрдә тәмамлануын билгеләп үтү урынлы булыр. Эшне якын арада Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге башлаячак.

Югарыда атап үтелгән программа чикләрендә киләсе елда Ленин урамы юлы ремонтланачак (64нче янгын сагы участогыннан Үзәк район дәваханәсенә кадәр). Звездный һәм Парк микрорайоннары юлларына вак таш салыначак. Тикшерү эше Сөеш авылындагы ташны ваклау-сортларга бүлү заводында тәмамланды. Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов анда булып, Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге уңышлы эшләвен, киләчәктә үсешү өчен өмет барлыгын билгеләде. Карьердан алынган материалны республиканың “Башкиравтодор” акционер җәмгыяте карамагындагы юлларын ремонтлау өчен кулланырга тәкъдим итте.

Р.S.: муниципальара һәм урындагы билгеләнештәге автомобиль юлларының проблемалы участоклары буенча төркем составына Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов, Республика юл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе Денис Петроковский, “Башкиравтодор” акционер җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ришат Рәфыйков, район хакимияте башлыгының тормыш тәэминаты һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров, Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге директоры Рафаил Әхмәдиев керде. Төркемне район хакимияте башлыгы Ришат Дихин озатып йөрде.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас: