Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
23 апрель 2019, 13:50

Май бәйрәмнәрендә көн нинди булачак?

Киләсе җәй Русия территориясендә җылы булыр дип көтелә.

Киләсе җәй Русия территориясендә җылы булыр дип көтелә. Бу хакта "Росгидрометүзәк"нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдерде.

Аның сүзләренә караганда, тулаем ил буенча җәйге чорга температура күрсәткечләре нормадан һәм аннан да югарырак булачак. Апрель илнең Европа өлешендә коры булачак, әмма янгын куркынычы югары түгел, чөнки туфрак дымлы.

- Бу айда явым-төшем норманың нибары 20 проценты күләмендә генә яуды - бу бик аз, һәм якындагы биш-җиде көндә үзгәрешләр көтелми, чөнки Һава торышын көчле антициклон билгели. Май аена килгәндә, җылылык җитәрлек булачак, - дип белдерде ул.

«Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, май башы уфалылар өчен җылы һәм яңгырлы булачак.

1 майда, Яз һәм хезмәт көнендә аяз, җәйге җылы һава торышы көтелә: термометр баганасы төнлә +10, көндез +25 градус күрсәтәчәк. Алдагы көннәрдә, 2- 5 майга кадәр, бераз яңгырлар, алмашынучан болытлы һава көтелә – тулаем алганда, болытлы булачак. Уртача алганда, төнлә һава температурасы +4, +7, көндез 11-19 градус тәшкил итәчәк.

Җиңү көнендә, 9 майда, аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр: төнлә +8 градус, көндез +17. 10-12 майда аз болытлы, болытлы, әмма җылы булачак: төнлә термометр баганасы +9, +13, көндез +19, +21 градус күрсәтәчәк.
Читайте нас: