Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
16 апрель 2019, 11:42

Кар эреде, ә астында...

Бер уйласаң, коры үләнне яндырганнан нәрсә булган инде? Беренче карамакка берни дә юк, тик менә саннар бөтенләй башканы күрсәтә:

Бер уйласаң, коры үләнне яндырганнан нәрсә булган инде? Беренче карамакка берни дә юк, тик менә саннар бөтенләй башканы күрсәтә: ел саен Русиядә ике миллионнан артык гектар урман янып бетә.

Агымдагы ел башыннан илдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнары 12 меңнән артык коры үлән янган урынны һәм янгынга каршы режим чорында билгеләнгән тыюларны бозып яндырган меңнән артык очрагын ачыклаган. Апрельнең беренче ункөнлегендә республикада коры үләнгә ут кабуның 107 очрагы теркәлгән. Русия буенча үлән януларның гомум мәйданы бер миллион 300 мең квадрат метр тәшкил итә. Табигатьтәге янгыннарның сәбәбе нидә икәнен беләсезме? Кешеләрнең гамьсезлегендә. Күпләр үләнгә үзләре ут төртә, тәмәке төпчекләре ташлый, учакларын сүндереп бетерми калдырып китә. Моңардан урманда янгын чыга, авыллар янарга мөмкин, торф яткылыкларына күчеп, тирә-якны сасы төтен баса. Әгәр моңа төптән карасак, янгыннар климатның начар якка үзгәрүенә китерә.

— Урман янгыннары статистикасы күрсәтүенчә, алар күпчелек ял көннәрендә чыга, чөнки бу вакытта кешеләр табигать кочагына ял итәргә йөри, — дип сөйли өлкән сорау алучы, эчке хезмәт капитаны Динар Василов. — Иң киң таралганнары — коры үләнгә ут кабу. Кешеләр участокларында, бакчаларында узган елгы үләнне җыеп яндыра. Моны эшләргә ярамый дип күпме генә тапкыр кабатланса да, әлеге мәсьәлә көнүзәклеген югалтмый.

Аскын 64нче янгын сагы часте һәм Караидел районара янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре язгы-җәйге чорда бигрәк тә хәвефсезлек кагыйдәләрен сакларга кирәклеген һәрдаим кабатлый. Алар исәбендә чүп-чар һәм коры үләнне яндыруны тыю белән беррәттән бина һәм өй янындагы территорияләрне вакытында чистартырга кирәк, бу, үз чиратында, утның бер каралтыдан икенчесенә күчүенә юл куймаячак. Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен штрафлар зур. Шулай, гражданнар өчен ул ике-өч мең, вазыйфалы шәхесләргә — 6 меңнән 15 меңгә кадәр, юридик берәмлекләргә хәтта 150 меңнән 200 меңгә кадәр булырга мөмкин. Район территориясендә янгынга каршы аеруча кырыс режим кертелүгә бәйле, бу саннар икеләтә арттырыла.

Йомгаклау сүзе

Хөрмәтле аскынлылар! Коры үләнне яндырырдан алда уйланыгыз: бу нәрсәгә китерергә мөмкин? Штраф бирүләреннән тыш, сезнең зур булмаган учактан үзегезнең генә түгел, күршеләрегезнең дә милкенә зыян килмәгәе. Аннары ул үләнне чокыр ясап салып куйсаң, череп бакча өчен менә дигән ашлама булачак бит.

Наталья Пушкарева.
Читайте нас: