Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
12 апрель 2019, 11:39

Штрафны алты тапкыр арттырырга мөмкиннәр

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә штрафлар сизелерлек артуы мөмкин.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә штрафлар сизелерлек артуы мөмкин. Бу әлеге вакытта рөхсәт ителгән тизлекне 20дән 40 километрга кадәр арттыруга кагыла.

Кем дә кем билге куелган урында 20 км тизлек урынына 40 км тизлек белән үтә, ул өч мең сум штраф түләячәк.

Дәүләт думасында юл хәрәкәте хәвефсезлегенә багышланган Җәмәгать тыңлауларында шундый тәкъдим белән Русия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Олег Понарьин чыгыш ясаган. Шул рәвешле хокук сакчылары юл-транспорт һәлакәтләренең артуын туктатырга тели, дип яза "Татар-информ".

Тизлек режимын җитди бозган өчен штрафларны арттыру турында әлегә хәбәр ителми. Искәртеп узабыз: хәзер тизлекне сәгатенә 40тан 60 километрга кадәр арттырган өчен 1-1,5 мең сум штраф салына. Машина йөртүче тизлекне тиешледән сәгатенә 60-80 километрга арттырса, ул 2-2,5 мең сум түләячәк, яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин.

Шулай ук, тизлек режимын даими рәвештә бозган машина йөртүчеләрне 20 көн дәвамында штраф түләү өчен каралган 50 процентлы ташламадан мәхрүм итү тәкъдим ителә.
Читайте нас: