Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
12 апрель 2019, 11:24

Быел талпан иртә уянган...

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел талпан кадалучылар саны бермә-бер арткан.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел талпан кадалучылар саны бермә-бер арткан.

"Роспотребнадзор" бүгеннән республикада талпан кадалу буенча атналык мониторингны башлап җибәрде.

Агымдагы елның 11 апереленә талпан кадалу очрагы белән медицина оешмаларына 28 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елда бу вакытка бары тик 2 кешенең мөрәҗәгате булган.

Ведомство белдерүенчә, быел 4 гектарда акарицид эшкәртүләр алып барылачак. "Роспотребнадзор" сайтында урман тирәсендә саклану чараларын күрү буенча киңәшләр һәм талпан кадалган очракта нинди дәваханәләргә мөрәҗәгать итеп булуы турында тулы мәгълүмат бирелгән.

Уфада талпанны Шәфиев урамы, 7 адресы буенча урнашкан "Башкортстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге"ндә тикшертергә мөмкин.
Читайте нас: