“Батыр” физкультура-савыктыру комплексында үткән халык җыенында дүрт мәсьәлә каралды. Бер ел эчендә башкарылган эшләр турында авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов сөйләде. Эчкечелекнең начар йогынтысы мәсьәләсен районның имам-мөхтәсибе, үзәк район мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәмәт хаҗи Хәсәнов һәм участок полиция вәкиле Илшат Шәйморатов күтәрде.
Бигрәк тә “Дюртюлимелиоводстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Евгений Юдинцевның чыгышы зур кызыксыну уятты. Аңа бер-бер артлы сораулар яуды. Барысына да ул төпле җавап бирде. Атап әйткәндә, сүз түләүчеләрнең шәхси исәп реквизитларына кагылды. Шулай, гыйнварга бер төрле, ә февральгә бөтенләй башка мәгълүматлар килгән. Бу халыкта аңлашылмаучанлык тудырган. Әмма борчылырга урын юк. Моны Евгений Николаевич менә ничек аңлатты:
— Февральдә без күрсәткән хезмәт өчен комиссиясез тик Почта-банкта гына түләп була иде. Хәзер моны өстәмә чыгымнарсыз теләсә нинди банкта эшләп була. Моңардан тыш, яңа квитанцияләрдә QR-код бар, бу түләүләрне бермә-бер җиңеләйтә.
Квитанцияләрдә мәгълүматларның дөрес түгеллеге турында сораулар күп булды. Евгений Юдинцев кешеләр турында мәгълүматлар төрле оешмалардан алынуын әйтте. Бер мәгълүмат буенча өйдә ике кеше, икенчесе буенча өчәү теркәлгән. Мәгълүматлар базасын тикшереп төзәтүгә ярты ел бүленгән. Бу чорда штрафлар һәм пеняләр исәпләнми.
— Әле эшне җайга салу чоры бара, шуңа күрә моңа тыныч карарга кирәк, — дип аңлатты Евгений Николаевич. — Безнең карамактагы территориядә 600 меңнән артык кеше яши. Сездән яңадан исәпләүләр турында килгән гаризаларны эшкәртергә өлгерә алмыйбыз.
Аскынлылар шулай ук оешманың кайнар линия телефонына шалтырата алалмауларына кагылды. Җәмгыять директоры аның тәритиптә булуы һәм тиешлечә эшләве турында әйтте. Эш шалтыратуларның санына кайтып кала. Әгәр ел башында алар тәүлегенә 300 тирәсе булса, бүген 3000 кадәр җитә, ә кайнар линиядә нибары дүрт оператор эшли. Сабыр булырга кирәк. Евгений Николаевич агымдагы елның 1 апреленнән тагын бер номер эшли, операторлар саны да артты дип ышандырды.
Контейнер мәйданчыкларының урнаштырылуына килгәндә, оешма директоры бу сорау аларга кагылмавын билгеләде. Аларның эше көнкүреш калдыкларын төяүдән башлана һәм аны полигонга илтеп түгү белән тәмамлана. Ә көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын билгеләү, төзекләндерү өчен муниципалитетлар, атап әйткәндә, авыл биләмәләре хакимиятләре җаваплы.
Район халкын кызыксындырган тагын бер мәсьәлә — күрсәтелгән хезмәт өчен хаклар. “Ни өчен без шәһәр кешеләре кебек 70 сум түләргә тиеш, авыл җирендә яшибез бит?” — дигән сорау бирелде. Моңа җавап итеп, Евгений Юдинцев хезмәтнең бәясе БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. Безнең район кергән икенче зона өчен ул бер кешегә 95 сум тәшкил итә. Әмма республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән килешү буенча беренче яртыеллыкта элек чүп җыю башкарылган торак пунктларда 70 сум, бу эш алып барылмаганнарында 35 сум күләмендә билгеләргә карар ителүе турында әйтте.
— Бүгенгә әле барлык торак пунктларда да контейнер мәйданчыклары эшләнмәгән. Еш кына кешеләргә калдыкларны ихаталарында җыеп барырга да, чүп ташу машинасы килгәч кенә тапшырырга туры килә. Аларга 35 сум уңайсызлыклар өчен үзенә күрә бер компенсация, — диде Евгений Николаевич. — Икенче яртыеллыкта хәл тотрыкланырга тиеш, бар җирдә дә җиһазландырылган контейнерлар барлыкка киләчәк, аннары чүпне чыгару вакыты да ешаячак, димәк, хаклар да расланган тарифка кадәр артачак.
Күпләр җәй җиткәч, чүп-чар җил белән урамга очар дип борчыла, кышын да пакетларны эт-кош ерткалый, шуңа күрә аскынлылар контейнерларга капкачлар эшләүне сорый. Әмма Евгений Николаевич тәҗрибә күрсәтүенчә, күпләр ул капкачларны кул белән тотарга җирәнә, нәтиҗәдә, пакетларны я җиргә утыртып китә, я капкачны артыннан ябып куймый, диде. Монда иң яхшысы — мәйданчыклар өстенә түбә эшләү, шулай ук чүпне ешрак төяп алу.
Көнкүреш калдыклары өчен түләүгә льготаларга килгәндә, башка хезмәтләр кебек, монда да күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк.
— Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә компенсация алучыларга 1 апрельдән узган өч айга автоматик рәвештә яңадан исәпләүләр ясала, — диде Аскын күпфункцияле үзәк мөдире Эльмира Жеребцова. — Икенче яртыеллыкта субсидия алучыларга барлык коммуналь хезмәтләр, шул исәптән көнкүреш калдыклары өчен түләү квитанцияләре белән безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Борчылмагыз, артык түләүләрнең барысы да кире кайтарылачак.
Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин әйтелгәннәргә йомгак ясап, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару мәсьәләсе халык тарафыннан социаль челтәрләрдә еш күтәрелүен билгеләп үтте. Ләкин төбәк операторы белән, очрашуга 100 тирәсе генә кеше килгән, ә район үзәгендә җиде меңнән артык кеше яши бит.
— Яңалык һәрчак ризасызлык белән кабул ителә, әмма “чүп реформасына” аңлап карарга кирәк, чөнки ул безнең иминлек өчен эшләнә, — диде Ришат Марат улы. — Бу эш бар җирдә дә алып барыла, шуңа күрә реформадан баш тарта алмыйбыз, ләкин аны камилләштерү безнең көчтән килә.
Бүгенгә Аскын авылында 180 контейнер куелган, тагын 360 таләп ителә. Ул кадәрне берьюлы алырга мөмкинлек юк, шуңа күрә акрынлап алып кайтылачак. Апрельдә Ришат Марат улы авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов белән район үзәге урамнары буенча халык җыеннары үткәрәчәк, контейнер мәйданчыкларын кайда урнаштыру яхшырак булуы турында сүз урында алып барылачак.
— Мәйданчыкларны урнаштыру мәсьәләсен чишү өчен бер ай вакыт бирегез, — диде Ришат Дихин. — Хәзер өстәмә чыгымнар һәм артык проблемаларсыз күчереп булган универсал контейнер мәйданчыклары урнаштыру вариантын карыйбыз.