Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
13 февраль 2019, 14:00

“Инцидент” мәсьәләне тиз хәл итә

Гражданнарның район хакимиятенә мөрәҗәгате район Советының чираттагы утырышында тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе булды.

Гражданнарның район хакимиятенә мөрәҗәгате район Советының чираттагы утырышында тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе булды. Район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Земфира Суфиярова әлеге тема буенча доклад белән чыгыш ясады.

Барлык гражданнар да дәүләт һәм урындагы үзидарә органнарына, шулай ук вазифалы шәхесләргә коллектив һәм шәхси мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы. Ә алар, үз чиратында, бу мөрәҗәгатьләрне тикшерергә, алар буенча карарлар кабул итәргә һәм билгеләнгән вакытка җавап бирергә тиеш.

Муниципаль район хакимиятендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен тикшерү хакимият башлыгы, аның урынбасарлары, хакимият аппаратының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре тарафыннан башкарыла.

Мөрәҗәгать каналлары

Район халкыннан мөрәҗәгатьләр шәхсән, Русия почтасы, электрон почта, шул исәптән “Русия Федерациясе Президентының электрон кабул итүе” һәм “Башкортстан Республикасы власть органнарының электрон кабул итүе”нең web сервисы һәм яңа “Инцидент-менеджмент” программасы аша килә.

Район хакимиятенә мөрәҗәгатьләр саны узган ел белән чагыштырганда күпмедер артты. Шулай итеп, былтыр гражданнарның 1279 мөрәҗәгате теркәлгән, бу аннан алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 459 мөрәҗәгатькә күбрәк.

Шунысы куанычлы, кешеләр авыл һәм район тормышына битараф калмыйлар. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү генә түгел, ә райондагы көнүзәк проблемалар турында оператив мәгълүмат алырга да мөмкинлек бирә. Аларны анализлау мөрәҗәгатьләр темасы урындагы әһәмиятле мәсьәләләргә туры килүен һәм соңгы елларда бер үк калуын күрсәтә.

Ниләр борчый?

Земфира Равиль кызы үзенең чыгышында кешеләрнең район җитәкчеләренә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүе турында җентекле сөйләп үтте. Мәсәлән, шәхси торак төзү өчен җир участогы алу, аренда килешүләрен озайту, җир участогы урнашуы схемасын раслауга кагылышлы сораулар буенча мөрәҗәгатьләр санының берникадәр артуы күзәтелә. Моны җир участокларын межалау, кадастр исәбенә кую, шәхси йорт салу өчен милеккә җир участогы алуга мохтаҗлар сыйфатында исәптә торучы 198 гражданның аны алуы белән аңлатырга була.

Торак-коммуналь өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр район халкы өчен иң көнүзәкләрнең берсе булып кала — 39, атап әйткәндә, алар юл төзү һәм ремонтлау, йортларга газ үткәрү, суүкәргеч сузу һәм ремонтлауга кагыла. Шулай ук бу блокта буаны саклап калу, сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.

Торак мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрне (88) өч төркемгә бүләргә була:

социаль программаларны тормышка ашыру чикләрендә яшь гаиләләрдән “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” максатлы программасы кысаларында гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча чараларда катнашучылар исемлегенә кертү үтенече белән 44 мөрәҗәгать булды;

торакны яшәү өчен яраклы (яраксызга) тикшерү үтенече белән 37 мөрәҗәгать булды. Бу, нигездә, халыкның аз тәэмин ителгән катламына кагыла.

6 мөрәҗәгать инвалид бала, опекун һәм авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга торак бирү үтенече белән иде.

1 мөрәҗәгать хезмәт ветеранына йортын ремонтлау үтенече турында.

Шулай ук матди ярдәм күрсәтүне сорап (операция үткәрүгә, янгыннан зыян күрүче, авыр тормыш хәлендә калганнар, гемодиализ һәм шифаханә-курорт учреждениеләрендә дәвалануга һ.б.) 19 кеше мөрәҗәгать итте. Аларга мөмкинлеккә карап ярдәм күрсәтелде.

Моңардан тыш, җыелыш үткәрү өчен бина биреп тору, хәрби хезмәтне альтернатив хезмәт белән алыштыру, бина сату, автомобиль белән тәэмин итү буенча берәр һәм архив белешмәләре бирү турында 5 мөрәҗәгать булды.

Коллектив мөрәҗәгатьләр саны 28гә җитте, алар медицина хезмәтләндерүенә, кибетләр булмауга, автобус көтү өчен тукталышлар төзүгә, каты көнкүреш калдыкларына, машина туктау урыннары эшләүгә, авыл мәдәният йортын күчерүгә, автомобильчеләргә тизлекне киметү өчен “лежащий полицейский” урнаштыруга, техник хезмәткәрләргә эш хакын арттыруга, аутсорсингтан баш тартуга, юл төзүгә, бүреләрне атуга кагылды.

Кабаттан мөрәҗәгать итүләр — 6. Бу аларда күтәрелгән мәсьәләләрне гамәлдәге законнар чикләрендә яки муниципаль берәмлек карамагындагы акчаларга гына хәл итеп булмаганлыгы белән аңлатыла.

Интернет-порталда 2018 елда 31 мөрәҗәгать каралды. Нигездә, торак-коммуналь өлкә мәсьәләләре күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә закон белән билгеләнгән вакыт эчендә каралды.

Яңа ысул

Узган елның октябрь аеннан республикада “Инцидент-менеджмент” системасы эшли башлады. Бу сервис сынау режимында берничә төбәктә эшләп килә. “Инцидент” социаль челтәрләрдән файдаланучылар тарафыннан күтәрелүче темалар буенча ашыгыч чара күрү өчен булдырылган. Программа соцмедиада әһәмиятле хәбәрләрне: тискәре хәбәрләр, шикаятьләр, борчыган сорауларны сайлап ала. Программа механизмы чагыштырмача гади: ул “ВКонтакте”, Facebook, Instagram, “Одноклассники” социаль челтәрләрне ачу сүзе буенча мониторлый, моңардан соң нәтиҗәләр администраторга эләгә.

Кагыйдә буларак, бу функция төбәк хакимиятләре һәм хөкүмәтләрнең матбугат хезмәтенә йөкләтелә. Арытаба барлык хәбәрләр профильләр буенча бүленә һәм башкару өчен җаваплы структураларга — проблеманың масштабына карап, төбәк власть органнарына яки муниципалитетларга тапшырыла.

Җаваплы шәхесләр мөрәҗәгатькә тиз арада, ягъни 3-24 сәгать эчендә беренче җавап бирергә, ә сигез көндә проблеманы хәл итәргә һәм гражданинга дәлил — башкарылган эшкә фотоотчет җибәрергә тиеш.

Җавап автоматик рәвештә “Инцидент” чикләрендә төбәк операторына тапшырыла. Аннары барлык эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән очраклар буенча статистика алып барыла, аны муниципаль һәм төбәк хакимиятләре хезмәткәрләре күзәтеп бара ала

Район хакимиятендә “Инцидент” системасы нигездә “Подслушано Аскино” аша контактка куелган 51 сигналны теркәде. Әлеге вакытка теркәлгән проблемалар өч категориягә: эшләнә, килешүдә һәм хәл ителгәннәргә бүленде. Кешеләрне күпчелек юллар төзү һәм ремонтлау, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре борчый. Шулай ук сәламәтлек саклау, җәмәгать транспорты эше һәм экология мәсьәләләре күтәрелде.

Зинира Батырова әзерләде.
Читайте нас: