1 гыйнвардан ил буенча “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” Закон көченә керде. Һәм “Чүп-чар” реформасы старт алса да, әлегә хәл итәсе мәсьәләләр күп кала.
Мисал өчен, бүген чүп салынган капчыгын кая илтәргә тиешлеген һәркем дә белми. Ә бит каты көнкүреш калдыклары өчен исәп электр энергиясе өчен түләү квитанциясендә аерым юл булып язылып якын айларда ук килә башлаячак. Аннары хакы турында сорау да һаман ачык кала. Әгәр башта авылда яшәүче һәр кеше өчен 200 сум турында сүз барса, бүген төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров бу санны 70 сумга, ә авыл кешесенә 35 сумга кадәр киметергә кушты. Әмма барлык төбәк операторлары да моңа риза түгел, чөнки хакларны киметү нәтиҗәсендә аларның чыгымнары капланмаска мөмкин.
Шушы көннәрдә Аскын авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов белән очрашып сөйләштек. Ул бүген район үзәгендә “Аскын җылылык челтәрләре” МУП көче белән 26 контейнер мәйданчыклары эшләп куелуы, һәрберсендә әлегә бер-ике контейнер урнаштырылуы турында бәян итте. Тагын 135 контейнер кайтып килә. Алар узган ел Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча конкурс сайлап алулары үткән “Аскын авылында контейнер мәйданчыклары булдыру” проекты буенча сатып алынган. Бу программа турында сүз башлагач, Рәзиф Сәлихҗан улы аның ярдәмендә аскынлыларның төньяк районнары арасында беренчеләрдән булып реформага кушылуларын: контейнерлар да сатып алуын, мәйданчыклар да әзерләвен билгеләп үтте. Моңардан тыш, бүленгән акчага каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау полигоны төзекләндерелгән һәм киртәләп алынган, анда 1 гыйнвардан тик зур габаритлы чүпләрне кабул итәләр, полигонга керү юлы ремонтланган, шулай ук икенчел чималны җыю өчен пресс сатып алынган. Әйткәндәй, халыктан полиэтилен, пластик һәм кәгазь кабул итүне “Аскын җылылык челтәрләре” предприятиесе быел яз башларга ниятли.
Исегезгә төшерәбез, республика Программа чикләрендә бер миллион сум бүлде, авыл биләмәсе бюджеты һәм иганәчеләр — 150шәр мең сум бирде, 582 мең 47 сумның 423 мең 149 сумы халыктан җыелды. Тагын 158 мең 898 сум җыясы калды.
Биләмә составына кергән ун авылга килгәндә, аларда бишәр-җидешәр, ягъни барлыгы 42 контейнер куелган. Аларны урнаштыру мәйданчыклары агымдагы елның язында эшләнәчәк.
— Контейнер мәйданчыкларын урнаштырганда, беренче чиратта, халыкка уңайлы булсын дип тырыштык. Әмма күпләрнең үз өйләре янында чүп савыты күрергә теләмәвенә тап булдык, шуңа күрә аларны күчереп утыртырга туры килде, моңа күбрәк вакыт китте, — дип аңлатты Рәзиф Махатов. — Ләкин мондый катлаулыкларга карамастан, халык фикерен исәпкә алып, контейнер мәйданчыклары өчен барыбер дә 26 урын таба алдык.
Хакимият башлыгы әйтүенчә, район үзәге өчен контейнер мәйданчыклары әле җитәрлек түгел, чөнки алар һәр урамда да юк, ә Аскында барлыгы 89 урам.
— Киләчәктә мөмкинлеккә карап, һәр урам контейнер мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк, — дип сүзен дәвам итте биләмә хакимияте башлыгы. — Халык бу эштә активлык күрсәтсен һәм аларны кайда урнаштыру тәкъдиме белән чыксын иде.
Моңардан тыш, кешеләр кайсы урамда яшәүләренә карамастан, чүп тутырылган капчыкларын теләсә кайсы контейнерга салып китә алуларын да билгеләп үтте. Бүгенгә район үзәгеннән каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе ачык кала. Телдән килешү буенча 31 мартка кадәр чүп контейнерларын “Аскын җылылык челтәрләре” МУП бушатырга тиеш. Җыелган каты көнкүреш калдыкларын алар чүпне вакытлыча саклау полигонына чыгару, аннан аена ике тапкыр төбәк операторы килеп алу каралган. Әмма “Дюртюлимелиоводстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән рәсми килешү әлегә төзелмәгән. Ә төбәк операторы тарафыннан җибәрелгән типовой килешүдәге шартлар “Аскын җылылык челтәрләре” МУП ошамый. Бу мәсьәлә ничек хәл ителер, анысын вакыт күрсәтер. Әмма әлегә бернәрсә төгәл билгеле: телибезме, юкмы, “чүп салымын” һәркемгә түләргә туры киләчәк. Һәм социаль челтәрләрдә, WhatsApp кушымталарындагы каты көнкүреш калдыклары өчен бер тапкыр түлисең икән, димәк, автоматик рәвештә килешү шартларына ризалашасың һәм аннан тик суд аша гына баш тарта аласың, дигән хәбәрләргә ышанмагыз. Яңа законга ярашлы, килешү үрнәге урындагы гәзит битләрендә басылып чыкканнан соң 15 көннән көченә кергән дип исәпләнәчәк.
Контейнер мәйданчыклары урнашкан:
2. Госман Садә урамы (сабантуй мәйданына
9. Гараж урамы, 15/10 (ике мәйданчык),
11. Интернационал урамы, 31,
12. 8 Март урамы, 35 (ике мәйданчык),
13. Көнчыгыш урамы (урам башында),
17. Энергетиклар урамы, 15,
18. Совет урамы, 10 (ике мәйданчык),
20. Крестьяннар урамы, 36,
22. Мелиораторлар урамы, 1/1.
Башкортстанда күпфатирлы, шулай ук шәхси йортларда яшәүчеләр, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның гыйнварында көнкүреш калдыкларын җыю хезмәте күрсәтү буенча төбәк операторы белән килешү төзергә бурычлы. Бу хакта безгә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында хәбәр иттеләр.
Мондый килешүләр төзүнең кирәклеге Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган каты көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләрендә каралган. Килешүләр төзүнең тәртибе һәм формасы әлеге вакытта республика территориясен хезмәтләндерүче төбәк операторларының рәсми сайтларында урнаштырылган:
—“Дюртюлимелиоводстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (тел. 8(800) 511-84-20
https://dmsrb.ru/), хезмәтләндерә — Агыйдел, Нефтекама шәһәрләре, Межгорье шәһәре ябык административ территориаль берәмлеге, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары.
Чүпне җыю һәм чыгаруның яңа системасына күчүгә бәйле барлык сораулар белән төбәк операторлары һәм БР Экология министрлыгының “кайнар линия” телефонына: 8 (347) 218-03-90 шалтыратырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан республикабыз, бөтен илебез кебек, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп-чарны җыю, чыгару, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык бу хезмәт өчен билгеләнгән тарифка ярашлы түләячәк.
Бу эш, беренче чиратта, көнкүреш калдыкларын заманча, экологик яктан хәвефсез эшкәртү системасын булдыру, күпсанлы рөхсәтсез чүплекләрне бетерү һәм яңалары барлыкка килүгә юл куймау, шулай ук чүп-чарны сортларга бүлү һәм эшкәртү буенча инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән.