Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
атна соравы
5 декабрь 2018, 13:47

Эшләрен яратып башкаралар

Бу мөлаем ханымнар район Үзәк дәваханәсенең көндезге бүлек хезмәткәрләре.

Бу мөлаем ханымнар район Үзәк дәваханәсенең көндезге бүлек хезмәткәрләре. Актив тормыш белән яшәүче, бар гомерләрен медицина өлкәсенә багышлаучы тәҗрибәле шәфкать туташлары: көндезге бүлекнең өлкән шәфкать туташы яшьләргә остаз булып торучы Роза Мөхәмәтдинова, авыруларның тәннәрен генә түгел, күңелләрен дә җылы сүзе белән дәвалаучы Рима Әсләмова, дәвалау-физкультура табибы Резеда Дәүләтбаева, санитарка Светлана Аташева һәм һәрчак елмаеп, ягымлы карашы белән каршылаучы табиб-невролог Айслу Садртдинова үз эшләренә һәрвакыт җаваплы карый һәм бар күңелләрен биреп, яратып башкара. Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк, ә кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, рухи ныклык һәм сабырлык таләп ителә. Әйе, бу ханымнарда шушы сыйфатларның барысы да тупланган.

Биредә пөхтәлек, чисталык хөкем сөрә. Кем генә һәм нинди генә авыру булмасын, һәрберсе белән уртак тел таба белә алар. Шул ук вакытта район яңалыклары белән танышып барырга да өлгерәләр. Менә әле дә дәррәү килеп, район гәзитләренә язылдылар. Мондый кешеләргә “Афәрин!” — диясе генә килә. Алар янында күңел ял итә, җылы сүзләре дәва булып тора.

— Район гәзитләрен һәрчак яратып укыйбыз, язылмый калмыйбыз. Бигрәк тә ункөнлекләр булуы уңайлы. Бу вакытны кулдан ычкындырмаска тырышабыз. Чөнки бар яңалыкны гәзит аша беләбез. Хәзер Интернет заманы булса да, яраткан гәзитеңне кулга тотып укуы үзе бер рәхәт бит ул, — ди алар бертавыштан.

Әйе, сәләтле, уңган кешеләр бар яктан да тырыш була. Бу сүзләр аларга бик тә тап килә. Алар дөньяда бик кирәкле, җаваплы һәм саваплы эшне башкаралар. Киләчәктә дә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар гына телисе килә. Яраткан гәзитләреннән аерылмый, сәламәтлектә генә гомер кичерсеннәр иде.

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: